+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 июль 2021, 13:36

Юлда ике айлык бала үлгән...

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте Кыйгы районында булган.

Юлда ике айлык бала үлгән...
Юлда ике айлык бала үлгән...

Коточкыч юл-транспорт һәлакәте Кыйгы районында булган.

Башкортстанның Кыйгы районында кичә кич Югары Кыйгы - Ибрай автомобиль юлының 11нче чакрымында Иглин районында яшәүче 33 яшьлек ир "Mitsubishi Lancer" руле артында юл кырыена төшеп капланган.

Авария вакытында әнисе кулында булган 2,5 айлык малай, шулай ук әтисе кулында булган 7 айлык кыз җитди җәрәхәтләр алып, дәваханәгә китерелгән. Кызганычка каршы, бүген иртән сабый медучреждениедә үлгән.

"Медицина тикшеренүе ярдәмендә водительнең исерек булуы ачыкланган. Билгеле булганча, ике гаилә Әй елгасы янында ял иткәннән соң Ибрайга өйләренә кайтырга чыккан булган. Автомобиль салонында шофер белән бергә җиде кеше булган", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәтендә.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: