+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 июль 2021, 12:12

Суыткычта... үлгән песи баласы

Уфада яшәүче хатын акча эшләп алырга булган.

Суыткычта... үлгән песи баласы
Суыткычта... үлгән песи баласы

Уфада яшәүче хатын, фатирын арендага биреп, акча эшләргә булган, ләкин озакламый моңа бик нык үкенгән.

Социаль челтәрләрдә хатын-кыз сөйләгәнчә, берничә айга аның фатирын Светлана З. арендага алган, ул анда мәчесе һәм эте белән күченгән. Тәүдә Света фатир өчен вакытында түләп барган, ә аннары көтмәгәндә китәргә булган. Фатир хуҗасы анда тәртип урнаштырырга килгәч, куркудан һәм җирәнүдән чак кына һушын югалтмаган.

"Фатирны ул чүплеккә, авыру хайваннар приютына әйләндергән. Бу йорт хайваннары "эшләрен" идәнгә, җиһазларга һәм почмакларга башкарган. Ярты ел эчендә фатир танымаслык булып пычранган - обойлар һәм пәрдәләр ертылган, смеситель, кухня ишегенең пыяласы ватылган, тараканнар барлыкка килгән. Хайваннар (төгәл саны билгеле түгел) диванны, келәмнәрне, матрасларны һәм юрганнарны танымаслык хәлгә китергән, ә суыткыч чүплеккә әйләнгән", - дип яза хатын.

Әмма хатынны суыткычтагы пычраклык кына гаҗәпләндермәгән әле. Аны чистартканда ул үлгән песи баласы да тапкан. Бу җәнлекнең ни өчен суыткычта туңдырылганын һаман да аңламавын белдерә ул.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: