“Икмәк – ата, су – ана”, диләр. Ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Җәмгыятебездә ата-ана сүзен зур горурлык белән йөртеп, балалары, эше өчен җан атып яшәүче гаиләләрнең күп булуы сокландыра. Күпләре бакыйлыкка күчсәләр дә, якыннары аларны һәрвакыт юксынып искә ала. Ямлиха һәм Әлтаф Ялаевлар да күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы үткән.
1925 елның 25 маенда Чакмагыш районының Сыерышбаш авылында гаиләдә бердәнбер бала булып дөньяга килгән Әлтәф Әхмәтдин улына яшьли үк тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә. Бөредә һөнәрчелек училищесын тәмамлаган егет 18 яшендә армиягә алынып, Сталинградны азат итүдә катнаша. Кызганычка каршы, Сыерышбаш авы-
лыннан Әлтаф Ялаев белән бер көнне армиягә алынган 18 егетнең нибары өчесе генә исән-имин әйләнеп кайта. Шөкер, каты яраланган Әлтаф абыйга да туган авылына кайтырга насыйп була.
– −Утны-суны кичеп, яу яланыннан исән-имин кайткан әтием сугыш хатирәләрен һәрвакыт күз яше белән искә ала иде, –− ди 46 ел гомерен медицинага багышлаган, шушы тармакта ирешкән күпьеллык фидакарь хезмәте өчен “СССРның сәламәтлек саклау алдынгысы”, “Башкортстанның атказанган табибы”, “Башкортстанның иң яхшы акушер-гинекологы” исемнәренә лаек булган кызлары Рима. −– Әтием гомеренең соңгы көненә кадәр: “Утлы еллар, канлы көннәр күңелемнән һич җуелмый. Күкрәгемне орден-медаль-
ләр бизи икән, димәк, ил азатлыгы өчен көрәшүем бушка китмәгән, гомерем заяга узмаган”, – дия иде.
Сабыр холыклы, көчле рухлы, олы йөрәкле Әлтаф абый сугыштан соң хуҗалыкта бригадир булып эшли, Чакмагыш авылы гүзәле Ямлихага өйләнә. 1952 елда яшь гаилә Уфа шәһәренә күченә. Әлтәф Әхмәтдин улы башкаланың Калинин районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт итеп, отставкага чыга. Аннары сакчы хезмәтен башкара. Изге күңелле, туган җанлы Ямлиха Гарәфетдин кызы озак еллар ит комбинатында хезмәт сала.
Заманында бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер шатлыкны ике итеп, 49 ел соклангыч гомер кичергән Ялаевлар өч балага гомер бүләк иткәннәр. Уллары Альфред – Мурманск шәһәрендә, кызлары Рима Дүртөйледә, Флүрә Уфада гаиләләре белән күркәм гомер кичерәләр. Күптән инде үзләре картәни-картәти булганнар.
−– Сөекле әти-әниебез безне, өч баланы, җил-яңгыр тидерми үстерделәр, зур тормыш юлына чыгардылар, – дип сүзен дәвам итә Рима ханым. – Безне һәрвакыт тырыш, кечелекле, гадел, кешелекле, максатка омтылучан булырга, беркайчан иренмәскә, тормышта һәрнәрсәгә үз көчебез белән ирешергә өйрәттеләр. Әниебез пешергән ризыклар искиткеч тәмле була иде. Әле дә ул ризыкларның тәме тел очында! Әтиебезнең дә кулыннан килмәгән эш юк иде, һәр эшкә җитез, өлгер булды. Гомумән, аларга хас булган күркәм сыйфатларны санап бетерү мөмкин түгел. Гомерләре буе ак күңелләре белән безгә яхшылыклар гына өләшеп, изгелекләр генә кылып яшәделәр.
Рима Әлтаф кызы Дүртөйле районы егете Фидус Әнвәр улы Зәйнетдиновка тормышка чыгып, ике кыз үстергәннәр, аларга югары белем биргәннәр, икесе дә гаиләләре белән башкалада гомер кичерәләр. Рита – күз табибы, Рәмилә хисапчы. Хәзер инде Зәйнетдиновларны оныклары Әмир, Диана, Рената һәрьяклап сөендерә. “Башкортстанның атказанган зоотехнигы” исемен зур горурлык белән йөртүче Фидус абый озак еллар район авыл хуҗалыгы идарәсендә төрле вазыйфалар башкарган.
Шунысы кызыклы, Рима ханымның әтисе Әлтаф Әхмәтдин улы белән Фидус абыйның әнисе, Таскаклы авылы сылуы Әлфия Шакир кызы заманында Чакмагыш районының Тозлыкуш урта мәктәбендә бер сыйныфта, бер парта артында утырып белем алганнар.
– Еллар узгач, безнең гаилә барлыкка килде, – ди Рима ханым. –− Шөкер, инде без дә 45 ел тату, тигез гомер кичерәбез. Элекке сыйныфташларның йөзләренә кызыллык китермәдек, үзләре дә кода-кодагый булып, бертуганнар кебек аралашып, безгә үрнәк күрсәтеп гомер кичерделәр. Каенанам белән каенатам Дүртөйле районының Әңгәсәк авылында 60 елга якын яшәделәр, каенанам озак еллар кибеттә сатучы, каенатам авылда хәзерләүче булып эшләп, хаклы ялга чыктылар, биш балаларына да югары белем бирделәр. Алар да, минем әти-әни дә күптән гүр ияләре инде. Елның-елында аларның якты истәлегенә зурлап Коръән мәҗлесләре үткәрәбез, туганнарны мул табын артына чакырып, кунак итәбез. Еллар үтсә дә, безнең өчен нур сибүче кояш алар! Исемнәре мәңге йөрәктә! Барысы өчен дә рухлары алдында баш иябез. Караңгы гүрләре якты, рухлары шат, урыннары оҗмахта булсын!
Кадерлеләребез!
Юксынабыз сезне, сагынабыз,
Ерактыр шул безнең аралар.
Фәрештәләр юлдаш булсын сезгә,
Ирешсеннәр хәер-догалар.
Керегез әле сез төшебезгә
Ап-ак киемегезне ябынып.
Җәйләр җитте, көзләр,
кышлар килер,
Гомер үтәр сезне сагынып.
Авырлыклар булмый калмагандыр
Сикәлтәле тормыш юлында.
Елмаеп узды гомер юлын, диеп,
Әйтә кешеләр сезнең турыда.
Сезне кайтарулар мөмкин түгел,
Безнең язмыш Ходай кулында.
Авыр туфракларыгыз җиңел
булсын,
Сез һәрвакыт безнең күңелдә!
Әхнәф ӘМИНЕВ.
Дүртөйле районы.