+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июль 2021, 07:26

Башкортстанда водолазлар баткан баланы эзли

Бу җан тетрәндергеч хәл Учалыда булган.

Башкортстанда водолазлар баткан баланы эзли
Башкортстанда водолазлар баткан баланы эзли
Башкортстанда водолазлар батып үлгән баланың мәетен эзли. Фаҗига бүген көндез Учалы шәһәреннән ерак түгел урнашкан Ургун күлендә су коенган вакытта булган. Анда 2007 елда туган яшүсмер һәлак булган.

Билгеле булганча, ул җиһазландырылмаган урында су коенган. Хәзерге вакытта Учалы районы водолазлары эзләү белән мәшгуль.

Судагы фаҗигаләрнең тагын бер очрагы бүген Мәләвез районында теркәлгән. Бу юлы суда өлкән ир-егет баткан. Аның мәетен Мәләвез шәһәре янындагы Агыйдел елгасында шаһит тапкан, дип хәбәр иттеләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

Су коенганда сак булыгыз, дуслар!


Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: