+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 июль 2021, 08:45

"Мин - дөньяда иң бәхетле кешедер..."

Айдар Галимовның кызы Айгизә халыкны шаккатырган.

"Мин - дөньяда иң бәхетле кешедер..."
"Мин - дөньяда иң бәхетле кешедер..."

Ул парашют белән сикергән.

"Мин - дөньяда иң бәхетле кешедер. Сигез яшьмени диярсең, шулкадәр рәхәт! Бер дә курыкмадым.

Һавада син беркемгә дә бәйле түгел, бернәрсә турында уйламыйсың. Башта бары тик бер уй — тормыш матур һәм гаҗәеп! Һавада син проблема һәм куркулардан азат.

Ирекле кош кебек аска төшәсең дә төшәсең. Бәхеттәнме, әллә инде шатлыктанмы, күзләргә яшь тула. Парашют ачылганда колак тонып ала. Борынны кысам, ярдәме тия! Тирә-якка карыйм да эмоцияләрдән кычкыруымны дәвам итәм.

Очкычтан аска таба төшәргә карар кылдың икән, бу дөньяда куркырлык башка әйбер юк", — дип язган хис-кичерешләрен Айгизә.

Аны инстадуслары хуплаган: «Әтиегез дә десантник иде бит, аның юлыннан киткәнсез икән», «Тәвәккәл икәнсең», «Бер дә курыкмыйсыз икән», «Мин дә хыялланам», — дигәннәр.

Фото: интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: