+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 август 2021, 08:30

Август

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

Август
Август
 1 — Тимер юлчылар көне.
2 — Русиянең һава-десант гаскәрләре көне.
5 — Башкортстанның халык артисты Фәрит Бикбулатовның тууына — 85 ел.
8 — Төзүчеләр көне;
— Башкортстанның халык рәссамы Рифхәт Арслановка 75 яшь;
— Умартачылар көне.
9 — Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе оештырылуга 30 ел.
11 — Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Олег Хановка — 70 яшь.
12 — Хәрби-һава көчләре көне.
13 — “Кызыл таң”ның элекке мөхәррире, Башкортстан радиокомитетының беренче рәисе Гарифулла Гозәеровның тууына — 110 ел.
14 — Физкультурачылар көне.
15 — Башкортстан белән Татарстан арасында Дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү төзелүгә 30 ел;
— Русиянең һава флоты көне;
— Археологлар көне.
17 — Уфага шәһәр статусы бирелүгә 435 ел.
18 — Башкортстанның атказанган артисты, бию остасы Гүзәл Маминага — 60 яшь.
19 — Рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы кадаган якташыбыз Гази Заһитовның тууына — 100 ел.
20 — күренекле шагыйрә һәм журналист Зөһрә Котлыгилдинага — 70 яшь.
21 — галим, мәгърифәтче, шагыйрь Мөхәммәтсәлим Өметбаевның тууына — 180 ел.
22 — Русиянең Дәүләт флагы көне.
25 — күренекле язучы Гайнан Әмиринең тууына — 110 ел;
— күренекле шагыйрь Радик Хәкимҗанга — 80 яшь;
— Башкортстанның атказанган архитекторы Урал Ураксинга — 70 яшь.
26 — философия фәннәре докторы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Зөһрә Рәхмә­туллинага — 60 яшь.
27 — Русия киносы көне.
29 — Уфа “Нур” татар дәүләт театры оештырылуга 30 ел.
— милли музыка кораллары ясау остасы Вәкил Шөгае­повның тууына — 85 ел;
— Шахтерлар көне.
30 — Ырынбурда Кәр­вансарай ачылуга 175 ел.
31 — Башкортстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп яшь биючеләрне тәрбияләгән Фәния Гәрәеваның тууына — 90 ел.

Сынамышлар

* Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.
* Томан озак таралмый торса — аяз көнгә.
* Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.
* Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.
* Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
* Августта каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.
* Җылы, яңгырлы август — гөмбә уңышына.
* Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.


Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: