+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 август 2021, 11:45

Иптәшенең күз алдында...

Кичә кич Уфада Агыйдел елгасында янә фаҗига теркәлгән.

Иптәшенең күз алдында...
Иптәшенең күз алдында...

Кичә кич Уфада Агыйдел елгасында янә фаҗига теркәлгән.

Ярга ял итәргә килгән ике ирнең берсе су корбаны булган.

Бу хәл кичке сигезләр тирәсендә була. Башта дуслар спиртлы эчемлекләр куллана, ә соңыннан аларның берсе су коенырга ниятли. Әмма артык ерак йөзеп кереп, бата башлый һәм иптәшенең күз алдында су астына китә.

Урынга килгән коткаручылар ирнең мәетен ярдан 15 метр ераклыкта ике метр тирәнлектә таба. 

Кичә республика сулыкларында дүрт кеше, шул исәптән бер 15 яшьлек бала батып үлгән. 

Фото: собкор.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: