+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 август 2021, 10:00

Курсантлар качкан....

Алар, укуларын тәмамлагач, өйләренә кайтырга теләмәгән...

Курсантлар качкан....
Курсантлар качкан....
Алар, укуларын тәмамлагач, өйләренә кайтырга теләмәгән...

Хокук саклау органнарының булачак хезмәткәрләрен әзерли торган югары уку йортыннан курсантлар качкан. Яшь егетләр укуларын тәмамлаган, 31 июльдә аларның чыгарылыш кичәсе булган. Истәлекле вакыйгага кадәр бер көн кала барлык егетләрне дә иртәнге 10га кадәр ялга җибәргәннәр.

Билгеләнгән вакытта курсантларның берсен көтеп алалмаганнар. 22 яшьлек Койар Тойбалла юкка чыга. Тиздән егетнең Русиядә вакытлыча сыену урыны бирү үтенече белән органнарга мөрәҗәгать итүе ачыклана.

Сәбәбе гади: университетны тәмамлагач, аңа өенә, Әфганстанга кайтырга туры киләчәк. Хәзер бу илдә авыр вакытлар: Америка гаскәрләрен чыгарганнан соң, террорчылык группировкалары төбәктә үз йогынтысын катгыйлаштыра. Экспертлар бәяләвенчә, боевиклар, Кабулдан тыш, бөтен илне диярлек контрольдә тота. Койар Тойбалла, ватанында аны сугышта катнашырга мәҗбүр итәчәкләр, дип саный.

Икенче укучы чыгарылыштан соң аэропортка Кабул рейсына алып барганнан соң гаип булган. 26 яшьлек Фазлуддин Ансари кинәт үзен начар хис итә, аны, аппендицитка шикләнеп, дәваханәгә алып китәләр, әмма коронавирус һәм үпкәләренең ялкынсынуы ачыклана. Икенче көнне үк пациент дәваханәдән кача.

Хәзер ике курсант та эзләүдә.

фото: башньюс


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: