-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 август 2021, 13:05

Русиянең сигез авиакомпаниясе Мисырга очу өчен рөхсәт алды

Алар арасында - «Аэрофлот», «Победа», «Россия», S7, Smartavia, «Урал авиалинияләре», Nordwind һәм Azur Air авиакомпанияләре.

Русиянең сигез авиакомпаниясе Мисырга очу өчен рөхсәт алды
Русиянең сигез авиакомпаниясе Мисырга очу өчен рөхсәт алды

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, Росавиация Русия шәһәрләреннән Хургада һәм Шарм-эль-Шейх курортларына очу өчен «Аэрофлот», «Победа», «Россия», S7, Smartavia, «Урал авиалинияләре», Nordwind һәм Azur Air авиакомпанияләренә рөхсәт бирде.
Билгеләп үтелгәнчә, рейсларга рөхсәтне оператив штаб әлеге маршрутларда рейслар санын арттырганнан соң файдаланып булачак.
«Ведомствоара комиссиянең Мисырның курорт шәһәрләренә очу өчен рөхсәт бирүгә бәйле карары гамәлдәге коммерция хокукларына нигезләнгән», - дип хәбәр итәләр Росавиациядән.
Русия 9 августтан Мисыр курортлары белән авиаэлемтәне яңадан башлый: Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка атнасына 5әр рейс ясалачак.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: