Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 август , 16:59

Тямай Германиягә киткән...

Тямай Германиягә киткән...
Кәефе күтәренке булганга охшамаган...

Аны аэропортка төркемендәге биюче Альберт Әхмәтов илтеп куйган. «Аллаһы бирса, исән-сау әйләнеп кайткач, концертлар белән бөтен Русияне гөрләтәбез», — дип язарга ашыга Альберт социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Фирдүс Тямаевның Германиядә операция ясатачагы билгеле иде. Кайсы төшкә ясатасы билгеле түгел, әмма җырчы үзе тавыш органнары белән бәйле операция булмавын хәбәр иткән иде. Июль башында булачак операцияне коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында күчерергә туры килгән.

Җырчы кичә инстаграмга моңсу фотосын куеп, пост та язган иде. «Беләм… Сез дә уйланырга яратасыз», — дигән ул анда.

Инстачылар да яраткан җырчыларының сәламәтлеге өчен борчыла. «Ходай Тәгалә үзе ташламасын. Бар да яхшы булыр. Исәнлек-саулык белән, үз аякларын белән терелеп, әйләнеп кайтырга язсын»;

«Әй, Аллам, төшенкелеккә генә бирелмә, яме. Барысы да яхшы булыр. Без сине яратабыз бит, хөрмәт итәбез. Бирешмә»;

«Без синең өчен догада торабыз», — дип изге теләкләрен язган алар.

Сырхаулардан арынып кайтырга язсын!

Фото: "ВКонтакте"


Автор:Резида Валитова