+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 август 2021, 15:30

Коралны абыйсы биргән...

Башкортстаннан Татарстанның Зәй шәһәренә килгән гаиләнең ялы фаҗигале тәмамланган.

Коралны абыйсы биргән...
Коралны абыйсы биргән...
Анда ата-ана алты яшьлек уллары белән бергә туганнарына кунакка килгән. Кичләрнең берсендә өлкәннәр табын кора һәм бушаган банкаларга травматик пистолеттан атарга була.

Mash Iptash телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, бала ир-егетләр белән бергә булган. Малайга пистолетны әтисенең абыйсы бирә, ул аны корылмаган дип уйлый. Нәтиҗәдә, бала һавага атарга тырышып караган, әмма күзенә эләккән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, малай Уфаның күз авырулары фәнни-тикшеренү институты дәваханәсенә озатылган. Күрү органын коткарып кала алмаганнар. Табиблар икенче операциягә әзерләнә.

Фото: bashinorm.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: