Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 сентябрь , 10:32

Рәхәт яшибез

Бер карасаң, бүген без шулкадәр рәхәт яшибез. Ни теләсәң – шул бар. Балконга чыгып кына карасаң да күренеп тора: кешеләр матур киенгән, хәтта бомжлар да кемнәрнеңдер искергән затлы пинжәген эләктергән. Подъезд алларында – чүп итеп чыгарып ташланган өстәлләр, диваннар, шифоньерлар. Кертеп куйсаң, алар әле тагын әллә ничә ел буена торырга мөм­кин. Тик аларны чыгарып ташлаганнар, димәк, яңарак­ны, затлыракны алганнар. Боларына борылып караучы да юк. Беркемгә дә кирәкми. Өй, яки фатир көйләгәндә дә кеше бүген матурлыкка омтыла, сыйфатлы булсын дип тырыша.

Рәхәт яшибез
Тамак туклыгын әйтеп тә торасы түгел инде. Ачлык проблемасы тулысынча хәл ителде, дисәң дә ярыйдыр. Бүген без кибетләрдән бик назланып кына ризык алабыз. “Срок годности” дигәнен тикшерәбез. Нинди бренд чыгарганын карыйбыз. Безгә сыйфатлы, затлы ризык кирәк. Ач кеше алай кыланмый. Без туйдык. Ризыкны без ачлыктан котылыр өчен түгел, ә эч эзләнүен басар өчен алабыз. Ну, нәрсәдер ашыйсы килә – юк, аны түгел, моны да түгел… нәрсәдер инде шунда… нәрсә икәнен үзебез дә белмибез… Аны алып карыйбыз, моны… Ашказаны зәвыгына туры ки­лердәен эзлибез…
Күңел таләбен канәгать­лән­дерү проблемасы да юк. Спектакль кирәкме – рәхим ит. Ниндиен телисең? Кино карыйсыңмы? Әйдә! Кинотеатрга барып та торасы юк хәтта. Интернет аша кара. Түләүлесе дә, түләүсезе дә тулып ята. Китап укыйсың киләме? Бушлай китапха­нәләр сине генә көтеп тора. Анда табалмасаң, китап кибет­ләреннән йөкләп ал. Кәгазь китап кирәкме? Заказ гына бир – өеңә китереп җиткерә­ләр. Монысы миңа аеруча шатлык, чөнки элек су буе чиратларда торып та коры калган бар иде. Китап кибет­ләрендә чират иде элек. Мин моны бик зарланып та әйтмим, чөнки әнә шундый чиратларда әдәбият сөюче кешеләр белән танышырга, аралашырга, үзара мөнәсәбәт­ләрне дәвам итәргә мөмкинлек була иде.
Бүген бернәрсәгә чират юк. Кешеләрнең тамагы тук, өсте бөтен.
Авыл җирендә дә шулай. Элек печән чабып интегә торган идек. Чабасың, инде җыям гына дигәндә яңгыр сибәләп китә, әйлән­дерәсең, киптерә­сең, тагын яңгыр, тагын кип­терәсең… Чүмәләгә салгач та кабат таратып киптергән чаклар була. Аннан соң өйгә кайтаралмый җәфаланасың. Колхозда тракторлар аз, кеше күп – үз чиратыңны көтеп ярты гомер уза. Хәзер алай түгел. Печән кирәк икән, аны сатып алырга да, бакчада үстерергә дә мөмкин. Хөррият, кыскасы.
Утын хәзерләп пыр туза идек. Урманчы белән киле­шәсең, моның өчен берничә көн урманчылык эшенә чыгасың. Шуннан ул сиңа урын күрсәтә, чүкелгән агач­ларны кисәсең. Күп вакыт бу аркылы пычкы белән була. Кыскасы, җан тиреңне чыга­расың инде. Хәзер рәхәт – утын кирәк икән, турап-ярып өеңә китереп бирәләр. Ул бик кирәкми дә – чөнки бөтен авылларда да диярлек газ кергән. Өеңне җылыту өчен кранны борып шырпы сызу да җитә.
Су да шулай. Элек суны авыл читендәге чишмәдән көянтәләп ташыганнар. Шунда егетләр кызлар белән танышкан. Су юлы турында җырлар барлыкка килгән… Безнең чорда инде су колонкалары авылга кергән иде. Анда да җәйләрен чират була, суга чыгучылар үзара гәпләшеп, авыл яңалык­ларын сөйләшеп тора, кайберләренә су җитми дә кала иде. Көн эссе, чишмә берәү – кешеләр күп, бидонлап ташыйлар. Гаҗәп түгел инде. Бүген су бөтен кешегә дә җитә. Ул өйгә кергән, махсус җайланмалар җылытып та бирә. Гел шәһәрдәге кебек инде…
Бүген кеше рәхәт яши. Үткәннәр белән чагыштырып карасаң, бигрәк тә. Хәзерге уртача кеше күргән рәхәт­лекләр элекке заман хан­нарының да төшенә кер­мәгәндер. Бүгенге уңайлык­ларга патшаларның да хыялы җитмәгәндер.
Ә без зарланабыз…
Сәбәбе гади генә бугай аның. Кеше бит ул үзе начар яшәгән өчен зарланмый. Ул башкаларның үзеннән әйбәт­рәк яшәгәнен күреп өзгәләнә. “Менә мин дә эшлим, ул да эшли – мин ничек яшим дә, ул ничек яши!” – дип уйлый. Кеше күңеле һәрвакыт гаделлек эзли. Ә тормышта гаделлек юк. Кешеләрнең аңы, хис-тойгысы, дөньяны кабул итү мөмкинлекләре төрлечә икән, алар үзләре дә бер дәрәҗәдә була алмый. Шуңа күрә, башкалар тормышына, аларның үзенә дә, сүзенә дә карамыйча үзеңчә яшәргә кирәктер. Кояштан көнләшеп кенә кояш булып булмый бит. Һәркемнең үз офыгы. Һәр­кемнең үз мөм­кинлекләре. Һәркемнең үз тормышы, ниһаять.
Читтән караганда бәхетле булып күренгән кешеләр дә ул бәхетнең ни бәягә төш­кәнен бары тик үзләре генә белә. Бәлки, алар да безгә көнләшеп карыйдыр әле. Һәркемнең җирдә үз бәхете бит. Кеше бәхетен үзеңнеке итеп булмый. Уртак бәхет тә юк. Бөтен кешегә дә ярый торган бәхет булмый.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова