+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 сентябрь 2021, 15:55

Әбиләр чуагы кайчан килә?

Кызу җәйдән соң, сентябрьдә, безне тагын берничә җылы көн көтә. Ул кайчан килә һәм бу чорда нинди халык сынамышларына игътибар итәргә кирәк?

Әбиләр чуагы кайчан килә?
Әбиләр чуагы кайчан килә?
Халык сынамышлары буенча, әбиләр чуагы Русиягә 14 сентябрьдән соң килә. Әйткәндәй, бу сынамыш метеорологларның фаразы белән дә туры килә: аномаль салкыннардан соң, сентябрьнең икенче яртысында берничә көн җылы кояш нурларында иркәләнергә мөмкин булачак.
Әбиләр чуагы вакытында кояшлы, коры, аяз һава торышы булачак. Көндез температура 20 градуска кадәр җылы һәм хәтта югарырак булырга мөмкин.
Ә әлегә республикада температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк. Метеорологлар билгеләвенчә, салкыннарның сәбәбе - арктик һава массаларының бәреп керүе, шуңа республика салкынлык үзәгендә калган.
Әбиләр чуагы белән бәйле халык сынамышлары да күп.
* Бу чорда яңгырлар яуса, көзнең калган өлеше дә яңгырлы булачак.
* Әгәр яңгырлар Әбиләр чуагының беренче көнендә башланса, беткәнче шулай булачак.
* Әбиләр чуагы тәмамланса да, өрәңге агачының яфраклары коелмый һәм торналар да җылы якларга китми икән, кыш соңлап киләчәк.
* Бу чорда пәрәвезләр күп булса, көз – җылы, коры, ә кыш салкын булачак.
* Әбиләр чуагы чорында салават күпере күренсә, җылы һәм озын көзгә.
* Әбиләр чуагы чорында яңа йортка күченү дә – яхшыга. Сезне бәрәкәтле, бәхетле тормыш көтә.
* Бү көнне тозлаган кыяр да тәмле була, кетердәп тора.
* Туй үткәрү, кунакка йөрү өчен дә иң яхшы вакыт.
* Әбиләр чуагы чорында салават күпере күренсә, җылы һәм озын көзгә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: