Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 сентябрь , 10:40

Бер карасаң...

Белмим, бу мәсьәләдә нидер әйтергә хакым бармы икән... Төгәл генә аңлатып та, хәтта аңлап та булмый аны. Кешене өйрәтү генә җиңел. Тик сез үзегезгә кулай дип тапсагыз кабул итәрсез, кирәкми дип уйласагыз, куллануга алмассыз, башкаларны гына өйрәтерсез. Бүтәннәрне өйрәтүдән дә рәхәт нәрсә юк.

Бер карасаң...

Йокларга җыенасың, мәсә­лән. Иртәгә әллә күпме проблемаң көтеп тора, күзгә йокы керми, башта мең төрле уй бутала. Менә шундый чакта түшәгеңә сузылып ятасың да аз гына вакытка үзеңне үлгән дип күз алдына китерәсең. Мин шулай итәм. Кайчагында.
Ә бит бер карасаң, бу шаяру – шулкадәр җитди нәрсә. Бу дөньяда әллә күпме кеше кичен йокларга дип ята да иртән тора алмый. Һәм ул кеше син дә булырга мөм­кинсең – һәрбер кеше гомер эчендә бер тапкыр үлә ич инде. Беркем дә аннан качып кала алмый. Шулай тиеш. Иртән бөтен дөнья йокыдан уянган чакта, мәсәлән, мин уяна алмаска мөмкинмен. Бер карасаң, бәхетле үлем инде – чирләп, үзең җәфаланып, кеше интектереп бәндә кулына карап ятасы түгел. Ләкин уянасың икән, Аллаһка шөкер итәргә кирәк. Шатланырга кирәк. Чөнки бу – адәм бала­сының иң зур шатлыгы. Димәк, сез исәнсез, яшәү дәвам итә.
Уянгач, аяк-кулларны хәрә­кәтләндереп карыйсың. Алар эшли: йөри, бер кыенлыксыз хәрәкәт итә. Шуннан торып хаҗәтеңне үтисең, юынасың, тешләреңне чистар­тасың, гимнастика ясап аласың... Бөтен нәрсә исән-сау. Настоящный Аллаһка шөкер!
Ә бер карасаң... Әйдә бер генә мизгелгә шуны күзаллап карыйк: уяндың, ә сүз әйтәл­мисең... яки атлый алмый­сың... яки кулларың хәрәкәт­ләнми... Качып та китәлмисең, сүз дә әйтәлмисең, хәтта кукиш та күрсәтәлмичә кеше күзенә карап ятасың. Фаҗи­гамы? Фаҗига! Мондый хәл­дән Ходай үзе сакласын. Шуңа күрә, Ходай тәгаләгә шөкер итәргә кирәк. Шатланырга!
Әле йокыдан торып та өлгермисең, сине ике шатлык көтеп тора дигән сүз. И, без ашыгабыз инде, вакыт әрәм итәсе килми. Капкалап алырга да чыгып китәргә кирәк. Тизрәк табынга утырабыз. Табында ризык мулдан. Мулдан булса, зур шатлык. Чөнки адәм баласының ачлыктан интеккән чорлары да аз булмаган. Шуңа күрә, табыныңда ашар ризык булу – бик зур нәрсә. Зур шатлык.
Ләкин шатлыкның иң зурысы табындагы ризык кына түгел әле, аның иң зурысы – синең ашый алуың. Әгәр ризык юк икән, син аны кайчан да булса бер юнәтергә мөмкинсең. Бу бары тик тырышлыктан, тынгысызлыктан тора. Хәзерге чорда шулай. Ләкин ниндидер чиргә юлыгып, сиңа ашарга ярамый икән, беркем дә ярдәм итә алмый. Хәтта табиблар да һәрчак түгел.
Шуннан ягымлы елмаеп хатының сине эшкә озатып кала. Уңышлар тели, бит очыңнан үбеп ала. “Кайтуыңа нәрсә пешерим?” – дигән була. Менә монысы да шатлык бит инде. Йортыңда яратып көтеп торучылар бар икән, эшеңне эш итәргә, начар юлларда йөрмәскә тырышасың. Гаилә ул кешенең күңел бөтенлеген саклаучы зур көч.
Мин инде барысын да санап тормыйм. Әткәң-әнкәң исән-сау булуы да зур куаныч. Алар гади генә карт белән кортка түгел, кешене үткәннәр белән тоташтырып торучы тылсым, гомер агачының тамырлары ич.
Менә шул рәвешле, адәм баласы иртән торып өеннән чыгып киткән арада гына да никадәр күп шатлыкка юлыга.
Шушы шатлыклардан түбәсе күккә тиядер дисезме? Шиш! Ул аларны күрми дә. Тапап уза. Чөнки аның күзләре көндәлек мәшәкатьләр белән томаланган. Кайдан цемент юнәтергә, ничек фураж алырга, акча кайдан табарга, кайсы кибеттә карабодай ярмасы арзанрак икән... Төрле кешенең төрлечәрәк инде, әмма бернәрсә хак – ул таң белән үзен каршылаган зур шатлыкларны күрми.
Менә сез меңлекләрне аяк астына салып таптый-таптый эт койрыгында ялтырап киткән бер тиен артыннан чапкан кешене күз алдына китерә аласызмы? Бу очракта шулайрак килеп чыга. Кеше үзен уратып алган иң зур байлыкларны, иң газиз шатлыкларны таптый-таптый, вак-төяк артыннан йөгерә. Кемнең кем булуына карамастан.
И, кызык инде бу адәм баласы... Бер карасаң...

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова