Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 сентябрь , 10:14

Татар кешесе

Сезгә якын итеп кенә бер серне чишим әле. Татар бит ул — әйбәт! Тормышның кайсы өлкәсен генә алып карасаң да гел татар файдасына.Беренчедән, безнең татар алдаша белми. Әйтик, менә урак чорында күршесенә берәр капчык “левый” бодай кайтканын күрә. Шуннан теге бодай артыннан тикшерү килә бит инде. Сорый хәзер: “Күршегезгә бодай кайтканын күрмәдегезме?”— ди. Бу очракта, әйтик, менә грузин нишләр иде? “Юк-юк, дарагой, ул көнне мин дә, күршем дә өйдә юк идек”, — дип алдашыр иде. Ә татар алдашмый. Ул болай дип җавап бирә: “Игътибар итмәдем шул. Эшем күп иде. Ну, соңгы капчыгын гына күреп калдым ул…”

Татар кешесе
Безнең татар урлаша да белми. Әле бер төремчиктән: “Ничек, анда татарлар күп утырамы соң?” — дип сораган идем, “Күп!” — ди. Әйтәм бит, урлаша белми татар. Соң, урлаша белгән кеше төрмәдә утырамыни?!
Аннан соң, безнең татар аракы эчми. Ну, күп эчми. Аягында басып торырлык кына. Менә бер дустым сөйли: “Беркөнне өйгә кайтып киләм. Иртә белән. Ну, хатын соң кайтмаска кушкан иде. Шуңа иртә белән кайтып киләм… Полиция туктатты. Ну, күп эчмәгәнмен инде. Шыр аекмын. Ну, аякта басып торам инде. Азрак чайкалдыра, канишны. Ну, аякта басып торам. Аякта!.. Дүрт аякта, канишны”.
Ул дусның кызык яклары күп булды инде. Бермәлне… Эчеп кайта да икән бу, хатыны өйгә кертми икән. “Син аны болай ит, мәйтәм. Кайтып җитү белән чишен дә киемнәреңне эчкә ыргыт. Шәп-шәрә ирне берәү дә урамга куып чыгармас”. Бермәлне теге дөпел исергән дә шулай иткән. Үзе сөйли инде: “Синең сүзеңә карап… Киемнәремне ачык ишектән ыргытуым булды, ниндидер марҗа кычкыра да башлады: “Следующая остановка – Козья Слобода”.
Менә элек татар аракының ни икәнен дә белмәгән, диләр. Урыс өйрәткән диләр. Шуңа “урыс аракысы” дип атала икән. Менә без: “Татар теле бетә, балалар урысчага тартыла”, — дип борчылабыз. Соң, ул урыс аракысы эчкән авыз белән татарча сөйләшеп була что ли?! Никак не палучаетса...
Ә сөйләшә башласаң... безнең телдән дә кызыклырак тел юк. Чөнки бездә бер сүз дә бер генә мәгънәне аңлатмый. Менә гәзит-журналларга, радио-телевидениегә игътибар иткә­негез бардыр. Мин кайбер мәзәкләрен язып та алдым әле.
Яңгыраячак җыр алдыннан диктор болай дип игълан итә: “Татар халык җыры — “Әкълимә”не композитор Рим Хәсәнов эшкәртте”.
Аллаһка шөкер, әл дә телебез бай. Менә урыс: “Люблю”, — ди, француз — “Җөтемме”, инглиз — “Ай лавью”. Яратуны аңлатырлык бүтән сүзләре юк. Ә безнең татарда! Яратам, сөям, җан атам… Без төннәр буена сөйгән ярларыбызга шундый ягымлы сүзләр пышылдап чыгабыз. Бары тик кытайлар гына дәшми-тынмый үз эшләрен эшли. Бүген алар — ике миллиард. Ә без?
Аның каравы бездә сыйфат яхшы. Сыйфатлы кешеләр бездә. Татар кешесе ул горур, тәкәббер, һәр нәрсәгә үз карашы бар, үз карашы һәр нәрсәдән дә өстенрәк. Аның бер­нәрсәгә дә исе китми, бөтен нәрсәгә дә көче җитә. Ул барысын да белә, барысын да булдыра. Бары тик татар кешесе генә үзе белмәгән нәрсәләр турында тирән фикер йөртә. Хәтта китап чыгара. Бары тик ул гына кулына тотып та карамаган китап турында зур бер тәнкыйть мәкаләсе яза ала.
Кайчагында миңа болай тоела: һәрбер татар кешесе ул – хан, патша, аның бары тик дәүләте генә юк, ким дигәндә, ул – генерал, бары тик гаскәре юк, чөнки тирә-юньдә барысы да — татар. Һәм ул кем белән идарә итәргә белми тилмерә. Шуңа күрә, аның бер-берсе белән аралашуы да ике дәүләт аралашуы кебек...
Татар – әйбәт. Ничек кенә булмасын, кем генә булмасын.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова