+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 сентябрь 2021, 12:19

Көчле бәрелү һәм караңгылык...

Бер мизгелдә "кызыл диплом", матур киләчәк турындагы хыяллар челпәрәмә килә.

Көчле бәрелү һәм караңгылык...
Көчле бәрелү һәм караңгылык...

Әле 10 ел элек кенә Светлана Епрынцеваның тормышы чын әкиятне хәтерләтә иде: яраткан университеты, дуслары һәрвакыт янәшә. Тик куркыныч авария яшь кызның гомерен икегә бүлгән.

Табибларның шик-шөбһәләренә карамастан, Светлана баш сөяге-ми җәрәхәтеннән соң исән кала, әмма аның нәтиҗәләре әлегә кадәр үзләре турында сиздерә. Хәзер яшь кыз тулыканлы тормышка кайтырга хыяллана - берүзе урамга чыгарга, эшли башларга, әмма моның өчен аңа кыйммәтле тернәкләндерү узарга кирәк.

Бу хәл 2011 елның 26 августында булды. Светлана БашДУның фәлсәфә һәм социология факультетында бишенче курска күчә. Кыз кызыл дипломга барган.

- Ул көнне мин Уфадан Мәләвезгә дус кызым белән очрашу өчен кафега килдем. Соңрак безгә аның танышы кушылды, без барыбыз бергә күңел ачтык, ә кич белән ул безне өйгә кадәр машинасында кайтарырга тәкъдим итте. Мин арткы урынга утырдым. Машина, әйләнеп, кюветка чыгып очты. Соңгы хәтерләгәнем - көчле бәрелү һәм караңгылык, - дип искә төшерә Светлана.

Тәүдә - Мәләвез дәваханәсенә, аннары Салаватка озатканнар аны. 18 көн кома, 25 көн реанимациядә, баш сөяге-ми җәрәхәте һәм 4 операция: табиблар бернинди фаразлар бирми, әмма Светлана исән кала.

- Миңа барыннан да ныграк эләкте, ә исерек машина йөртүчегә һәм дустыма бәхет елмайды. Алар аяк һәм бот сөяге сынуы белән генә котылды. Ә миңа бит яңадан ашарга, йотарга, кашык тотарга, яшәргә өйрәнергә туры килде... Әйе, мин беренче группа инвалид булып калдым, ләкин иң мөһиме - үз акылымда! - дип шатлана яшь ханым.

Светлана янында һәрвакыт аның әти-әнисе була, алар кызлары яныннан бер адым да китмәгән. Алар аны ЛФКга да, дәвалау массажына да алып бара, үзләре дә даими рәвештә кыз белән шөгыльләнә.

- Узган елда әти коронавирустан үлде. Бу югалтуны әлегә кадәр бик авыр кичерәм. Нәкъ менә әти гел минем янымда булды, минем белән шөгыльләнде. Һәм мин үз-үземә яңадан гадәти тормышка кайтачакмын дип вәгъдә иттем, чөнки ул бу хакта хыялланган иде, - дип уртаклаша Светлана Епрынцева.

Невролог Светланага Санкт-Петербургның нейрореабилитация үзәгендәге "Брейн-порт" инновацион аппаратында курс узарга киңәш иткән, бу йөрү күнекмәләрен тергезергә ярдәм итәчәк. Курсның бәясе - 153 мең сум тирәсе. Шулай ук кызга Санкт-Петербургта яшәү өчен акча кирәк.

Дуслары Светланага акча җыярга тәкъдим иткән. Хәзер яшь хатын Башкортстанның барлык битараф булмаган кешеләренә гадәти тормышка кайтырга ярдәм итәргә мөрәҗәгать итә, чөнки ахыргы нәтиҗәгә кадәр бик аз калды. Әгәр дә сез Светлана Епрынцевага ярдәм итәргә телисез икән, картасына мөмкин кадәр өлеш кертә аласыз: 4279 3806 8245 6167, (бу карта 8(917)043-56-30 номерына бәйләнгән).

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: