+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 сентябрь 2021, 22:23

Коелган чәчне ни өчен күмәргә кирәк?

Ни өчен юылган киемне уң ягы белән эләргә ярамый?

Коелган чәчне ни өчен күмәргә кирәк?
Коелган чәчне ни өчен күмәргә кирәк?

Безнең халык элек-электән сынамышларга ышанган. Бүген дә аларны еш ишетергә туры килә. Алар белән танышып чыкканнан соң әбиләрегез, аларның әйткән сүзләре исегезгә төшәр…

Пычак белән чәнечкене үткен, очлы ягын өска каратып куярга ярамый – бәла-каза килер.

Ипине бервакытта да астын өскә каратып куймагыз, берәр якын кешегез вакытсыз үлеп китәр.

Өстәлдән пычак, чәнечке яисә кашык төшереп җибәрсәгез, өстәлгә өч тапкыр шакып (моны эшләгәнче авыздан бер сүз дә чыгарга тиеш түгел), чакырылмаган кунактан котылырсыз.

Кискән тырнакны, чәчне, төшкән тешне теләсә кая ташламагыз – сихерче кулына эләгүе бар. Күмсәгез - яхшырак.

Йомырканың вакланмаган кабыгы – сихерчелектә иң көчле әйберләрнең берсе. Шуңа күрә аны ваклап ташлагыз.

Фотоларыгызны теләсә кемгә бирмәгез, ташламагыз – алар аша сезгә һәртөрле тәэсир ясый алалар.

Шулай ук теләсә кемгә кайчан, бигрәк тә сәгать ничәдә тууыгыз, шәхси әйберләрегез турында әйтмәгез.

Озак кулланган сәгать тә хуҗасы белән көчле элемтәдә була, шуңа күрә ватылса да, аны ташларга киңәш ителми. Бу элемтә шулкадәр көчле, еш кына хуҗасы үлгәч, сәгать йөрми башлый, хәтта аны тәзәтеп тә булмый.

Үлгән кешегә йөзек, беләзек, алкалар тагып күмсәң, аның өрәге күренеп йөрер, диләр.

Кая да булса барганда берәр нәрсәне онытып өйгә кире әйләнеп керсәң, юлың уңмас, диләр. Шуңа күрә өйгә кергәч, көзгегә карап, үзегезнең чагылышыгыз белән кычкырып исәнләшегез.

Вак акча тапсагыз, ала күрмәгез, чөнки еш кына мондый акча белән авыруны, бозымны чыгаралар һәм аннары ташлыйлар.

Әгәр бернинди сәбәпсез балаларыгыз авырый башласа, үзеннән-үзе савыт-саба ватылса, вакытсыз азык-төлек бозылса, начар төшләр кереп йөдәтсә һәм тагын әллә нинди сәер күренешләр башланса, сезне бозганнар дигән шик бар. Өегезне астын-өскә китереп җыештырыгыз, бөтен әйберне, кием-салымны яхшылап юыгыз.

Фото: ru24.net

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: