+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 сентябрь 2021, 18:55

Безне нинди кыш көтә?

Эксперт киләсе кышта һава торышы аномалияләре күп булыр, дип фаразлый.

Безне нинди кыш көтә?
Безне нинди кыш көтә?
Табигать сәерләнде хәзер: җәе - җәй, кышы кыш түгел. Галимнәр, белгечләр, халык синоптиклары фикеренчә, бу - глобаль җылыну йогынтысы.

«Нәтиҗәдә, һава торышын фаразлау кыенлаша бара», — ди Русия Greenpeace оешмасының «Климат һәм энергетика» юнәлеше җитәкчесе Василий Яблоков.

Һава массаларында гадәти циркуляция үзгәрә, шулай ук Арктиканың җылынуы белән бәйле төрле көтелмәгән процесслар һава торышына йогынты ясарга мөмкин икән.

Элек һава аномалияләре Русиядә еш очрамаган, хәзер аларның саны даими арта. Шул сәбәпле, киләсе кышта температура аномалияләре, явым-төшемнең югары яки түбән дәрәҗәдәге рекордлары булуы көтелә.

«Без, бу ел башындагы һәм узган ел ахырындагы кебек, карлы, салкын классик кышны да көтә алабыз. Шулай ук климат үзгәрү аркасында барлыкка килә торган аномаль явым-төшемнәр була ала», — ди Яблоков.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: