+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 сентябрь 2021, 13:25

Радий Хәбиров: "Коточкыч фаҗига..."

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Гай медицина училищесы студентларының туганнары һәм якыннары өчен кирәкле ярдәмне оештырырга кушты.

Радий Хәбиров: "Коточкыч фаҗига..."
Радий Хәбиров: "Коточкыч фаҗига..."
Ул Баймак һәм Күгәрчен районнары хакимиятләре башлыкларына кагыла.

"Һәлак булган кызларның әти-әниләренең хәлен күз алдына да китерә алмыйм. Коточкыч фаҗига. Хәзер гаиләләргә кирәкле ярдәм күрсәтү мөһим", - диде Радий Хәбиров.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, 30 сентябрьгә каршы төндә Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә 17 яшьлек Айгизә, 18 яшьлек Әдилә һәм 19 яшьлек Зөлфиянең мәетләре табылган.

Җинаятьчене полицейскийлар эзли, урында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Җинаять эше кузгатылган.

Фото: bashinform.ru
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: