+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 октябрь 2021, 18:28

Фаҗига буласын кем уйлаган...

Дим елгасының бу урынында әллә чыннан да күзгә күренмәгән көчләр бармы?

Фаҗига буласын кем уйлаган...
Фаҗига буласын кем уйлаган...

“Әйдә, эчкәрәк кереп коеныйк”, — диде Рамилгә Гаяз. “Юк, эчкә кермик, куркам, анда агым бик шәп бит”, — дип җаваплады Рамил. Шул вакыт Гаяз аның кулыннан нык итеп тотты да эчкә, агымга табан тарта башлады. Бераз баргач, үзе, аягы таеп, суга егылды. Агым көчле иде шул. Икесен дә үзенә тартып агыза башлады. Моны күреп торган Гөлназ тиз генә суга кереп Рамилне тартып алды, ә Гаяз янына килеп өлгерә алмады, аны агым су төбенә алып китте...

Барысы да туган көнне бәйрәм итүдән башланды. Гаязның әтисенә бүген 35 яшь. Бу бәйрәмне, әлбәттә, ямьле Дим елгасы тугаенда үткәрергә булдылар. Барлык нәселләре белән җыелышып Дим ярына килделәр. Бәйрәм табыны кору өчен урын җитәрлек: якында гына елга ага, ә яр буенда, су эчендә төнбоеклар чәчәк аткан. Сай урында су керергә килүчеләр дә җитәрлек. Җыелышып табын әзерләргә керештеләр. Утын әзерләп учак ягып җибәрделәр, мангалга да шашлык әзерләү өчен ут кабыздылар. Ә малайлар яр буена, сай җиргә су коенырга китте. Табын хәстәрләү мәшәкате белән хәтта аларны онытып та җибәрделәр. Менә табын әзер дә булды. Иң беренче тостны әти-әнисе, соңыннан апа-җизнәләре әйттеләр. Бер-ике тост әйтүгә табын кыза да башлады. Шул вакыт яр буенда куркынган тавышлар ишетелде. Баштарак табындагылар аңа әһәмият тә бирмәде. Бераздан алар янына хәле бетеп ап-ак булган Гөлназ йөгереп килде. Көч-хәл белән тын алып табындагыларга: “Нишләп бернигә дә колак салмыйсыз, балагыз суга батты,” — дип кычкырды. Табын беразга тынып калды. Аңына барып җиткән әтисе: “Кем батты, әллә Гаязмы” — дип сорады да сикереп торып Дим ярына йөгерде. Андагы кешеләр ах-ух килеп, баланың кайсы җирдә су астына киткәнен күрсәттеләр. Гаязны эзләү башланды. Берничә ир тиз генә чумып су төбен айкап чыкты, тик Гаязны гына таба алмадылар. Кайсылары, батмагандыр, тик әрәмәләр арасында качып утыра торгандыр, дип, әрәмәләрне айкарга кереште. Ләкин юкка. Гаяз су төбенә китте. Берничә ир агым буенча китеп, анда да су төбеннән Гаязны эзләп карадылар. Юк та юк инде. Бу арада көн кичкә авышты. Кешеләрдә табын кайгысы калмады. Әти-әнисе Гаязның югалуына ышанмыйча, һаман су эченнән эзләвен дәвам итте. Зур кайгыга баткан әти-әнисе төнне яр буенда елап уздырды. Ә икенче көнне баланы эзләргә водолазлар килде. Көн буена алар су төбен капшап йөрде, ләкин баланы таба алмадылар.

Шулай итеп, тагын бер төн үтте. Баланың югалганына өченче көн дә туды. Бу көнне дә водолазлар таба алмады. Шул көндә Гаязлар урамында туып-үскән, хәзерге вакытта вахта ысулы белән Себердә эшләүче Рафаил кайтып төште. Әнисе Әкълимә аңа Дим буендагы фаҗига турында сөйләде. Рафаил — озын буйлы, мәһабәт гәүдәле егет. “Мин Дим буена барам әле”, — дип чыгып китте. Ул килгәндә яр буенда халык мәш килә, ә суда водолазлар кайнаша. Бу урында Димнең агымы көчле түгел, ә каршы яр буенда суга ауган өянке ята, астарак — камышлык. Рафаил киемен салып шул ауган агачка табан йөзеп кереп китте. Бераздан ул агач янында тукталды да озак кына суга карап торды һәм кинәт кенә чумды. Аннары ул янә су өстендә күренде һәм: “Баланы таптым, алып чыгып киләм”, — дип тавыш бирде. Кешеләр ярдәмгә ташланды. Баланы чыгардылар. Ә Рафаил ничек тапты соң Гаязны? Ул урынны водолазлар да караган иде ич инде. Ә Рафаил агач янына йөзеп баргач, су эчендә нәрсәнеңдер ялтыраганын күргән. Ялтыравык әйбер чылбыр кебек сузылып күренгәнен шәйләгән. Чумып караса, ул Гаязның муенындагы чылбыр булып чыккан. Ә Гаяз култыгы белән шул агачның бер ботагына эләгеп торган булган.

Баланы тапкач, тиз арада тикшерүчеләр дә килеп җитте. Гәүдәсен машинага салып экспертизага алып киттеләр. Экспертлар Гаязның мәетен тик икенче көнне төштән соң гына кайтарды. Шул ук көнне фаҗига корбанын җир куенына озаттылар. Шулай итеп, 11 яше чак тулган, 5 сыйныфны гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган Гаяз бер уйламаган җирдән гүр иясе булды. ...Димнең бу өлешендә ел саен фаҗигаләр булып тора. Әйткәндәй, былтыр да шул ук урында бер егет батып үлде, ә быел — май азагында, армиядә флотта хезмәт итеп кайткан ир. Аның да гәүдәсен, Гаяз кебек үк, шул ук агачка эләгеп торган хәлдә таптылар.

Олы яшьтәге кешеләр сөйләвенә караганда, Дим елгасы ел саен корбан сорый. Өлкәннәр сүзе ни дәрәҗәдә дөрестер, әмма “ырым-шырым”нарга ышану һәркемнең үз эше. Дим буендагы фаҗигаләрнең бер урында кабатлануы, бәлки, очраклыдыр да? Ә, бәлки?.. “Ни дисәң дә — дөнья бу!” Фуат Мусин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: