+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 октябрь 2021, 17:30
"Куркыныч элемтәләр: геномнарда роман"
Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең университетлар һәм фәнни оешмалар консорциумы Сколтехның әйдәп баручы галимнәренең лекцияләр сериясен тәкъдим итә.
"Куркыныч элемтәләр: геномнарда роман"
Фән һәм технологияләр елында «НОЦ лекторий»нең яңа сезоны биоинформатика, биология фәннәре докторы, профессор, Сколтехның биомедицина тикшеренүләре буенча вице-президенты Михаил Гельфанд лекциясе белән ачыла.
Лекциянең темасы: "Куркыныч элемтәләр: геномнарда роман".
Моннан берничә дистә мең ел элек Евразия территориясендә кешеләрнең берничә төре яшәгән: 70 мең ел элек Африкадан чыккан кроманьонлылар, шулай ук неандертальлеләр һәм денислылар. Алар барысы да бер-берсе белән «очрашкан», гаиләләр корган һәм, әлбәттә, балалар тудырган.
Бу "Les Liaisons dangereuses" (куркыныч элемтәләр) безнең геномда һәм борынгы кешеләр геномында "язылган", аларны галимнәр "укый" алган. Профессор Михаил Гельфанд танылган романның версиясен сөйләячәк, ә без сезнең белән ерак туганнарыбызның куркыныч элемтәләрен ачыкларга һәм үзебезне борчыган сорауларга җавап табарга тырышырбыз: акыллы кешенең чишмә башында торган кешеләр кем? Алар белән биологик эволюция барышында нәрсә булган? Һәм аларның XXI гасырда яшәүче безгә мөнәсәбәте нинди?
Лекция 9 октябрьдә урындагы вакыт белән 14 сәгатьтә башлана.
Сайттагы теркәлсәгез
https://nocrb.ru/lecture
- сезгә онлайн-трансляциягә сылтама киләчәк.
Катнашу бушлай.
Евразия фәнни-тикшеренү үзәгенең YouTube-каналы һәм Вконтактта «БСТ» рәсми каналы турыдан-туры трансляция оештырылачак, анда сез лекторга үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз. Иң мавыктыргыч сорау авторы Михаил Гельфандтан бүләк алачак.
Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас: