Көзге табигать алтын төсләр белән нәкышланса да, нишләптер, ул моңсу мизгелләре белән истә калучан. Үткән елгысы бигрәк тә. Йөрәкне моң-сагыш сарганда да, күңелгә тынычлык эзләгәндә дә, ирексездән авылымдагы үзем төзекләндергән “Әнкәйләр чишмәсе”нә юлланам. Кыйблага карап, челтерәп чыккан шифалы суын эчәм дә, аның агышын күзәтеп, бераз уйланып, басып торам: “И, гомерләр дә шулай ага икән...” Шушы изге чишмә янында якыннарымны, дусларымны искә алам, алар рухына белгәнемчә дога укыйм. Замандашым Зүлиягә дә шулай гамәл кылам.