Дәүләт башлыгының тиешле указы дүшәмбе көнне рәсми хокукый актлар порталында бастырылган.
«Русия Федерациясе гражданлыгына түбәндәге кешеләрне кабул итәргә: 1977 елның 19 маенда Уругвайда туган Орейро Иглесиас Наталия Марисаны, 2012 елның 26 гыйнварында Аргентинада туган Мольо Орейро улы Мерлин Атауальпойны», - диелә документта.
2020 елның июнендә Наталия Орейро ТАССка биргән интервьюсында Русия гражданлыгын рәсмиләштерүе һәм ул вакытта инде документлар тапшыруы турында хәбәр итте. Ул шулай ук бер ел элек "Кичке Ургант" программасында Русия гражданы булырга теләве турында шаяртып сөйләде.
Gрограмманы алып баручы Иван Ургант аны "чит ил кешеләре арасында иң урысы" дип атады, һәм шул вакытта ул Русия Президенты Владимир Путинга аңа гражданлык бирергә кирәк иде", - диде.
Шул ук вакытта, Орейро белдергәнчә, Русия гражданлыгын алу аның өчен зур дәрәҗә булып тора.
Фото: TASS