+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 ноябрь 2021, 09:51

Ни өчен көзге янында йокларга ярамый?

Көзгеләрне йокы бүлмәсенә кую берничә ел элек кенә киң таралды.

Ни өчен көзге янында йокларга ярамый?
Ни өчен көзге янында йокларга ярамый?

Төн буе йоклап та иртән хәлсезләнеп уянганыгыз бармы? Тирә-ягыгызга күз салыгыз әле. Атап әйткәндә, бүлмәдәге көзгеләргә игътибар итегез. Әгәр дә көзге сез йоклаган караватка каршы урнашкан икән, аны биредән алыгыз. Көзге кешенең активлыгын ала. Эзотериклар көзгеләрне "вампир" дип тә атый.

Медицина хезмәткәрләре раславынча, көзге каршында йоклаган кешеләрдә еш кына невроз, психик тайпылышлар барлыкка килә.

Халык сынамышлары да бу күренешне игътибарсыз калдырмаган. Аеруча ир белән хатын өчен көзге алдында йоклау куркыныч икән. Бу гаиләгә конфликт, хыянәт алып килә, имеш.

Көзге янында йоклаган яшь кызлар да гомер буе ялгыз калачак, дигән ышану да бар. Әлбәттә, бу сүзләр галимнәр тарафыннан исбат ителмәгән. Шулай да көзгеләрнең "икенче дөнья" белән бәйләнеше барлыгы турында еш ишетергә туры килә. Элек, чыннан да, көзгеләр йокы бүлмәсенә түгел, ә залларга куела иде...

Фото: YouTube

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: