-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 ноябрь 2021, 16:30

Башкортстан күлләрендә аккошлар туңа

Алар җылы якка китә алмаган.

Башкортстан күлләрендә аккошлар туңа
Башкортстан күлләрендә аккошлар туңа
Салаватта җылы якларга кышлауга китә алмаган аккошлар күлдә туңа. Алар Үзәк мәдәният һәм ял паркындагы күлдә яши.

"Салават паркында күлдә аккошлар туңа. Аларның ашарларына юк, күл бозланып бетте диярлек, ә канатлары очып китмәс өчен киселгән", — дип хәбәр итә бер кеше.

Урындагы халык, күл тиздән бөтенләй боз белән каплана башлаячак, дип борчыла.

- Аккошлар күлнең читендә генә йөзә, чөнки калган өлеше туңды, - дип борчылалар. — Күлнең икенче ягында аларның оялары бар, ләкин аны бала-чагалар җимергән. Аккошлар аңа кадәр барып та җитә алмый. Минуслы температураны исәпкә алсаң, шартлар мактанырлык түгел...

Фото: ufa1.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: