+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 ноябрь 2021, 10:43

Кабергә үзе төшеп яткан

Саташканмы, "хайп" кирәк булганмы?

Кабергә үзе төшеп яткан
Кабергә үзе төшеп яткан

Интернетта, бигрәк тә “Инстаграм”да ни генә, кем генә юк... Менә берәү үзен “ут-хатын” дип таныштыра. Тормышта - Гүзәл Хөснетдинова. “Ут белән уйнама” проекты кысаларында зират янында кабер казып, төнлә сәгать 12дән 1гә кадәр шунда ятып чыгарга кушылган бирем уйлап тапкан. Гаҗәп, проектта катнашучылар да бар! Әлеге биремне берничә кеше үтәгән дә инде. Имеш, алар кабергә төшеп ятудан тормыш ямен ныграк белә башлый.

Кеше үлми кабер казу, аны ачык калдыру мөселманда гөнаһ санала иде кебек. "Ут-хатын"га дин әһеленең карашын беләсе иде. Шул ук Интернетта Татарстан Диния нәзарәтенең колл-үзәк җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт МӨБАРӘКОВның фикере дә бар:

— Шәригать бу мәсьәләне хупламый да, аңа каршы да чыкмый. Кабер казыгыз да ятыгыз, дигән киңәш юк динебездә. Әгәр мондый алым куркуны җиңәргә ярдәм итә, тәҗрибә белән исбатланган, психологиядә киңәш ителгән алым икән, бу очракта бер хәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Ләззәтләрегезне ала торган үлемне күп итеп искә төшерегез”, — дигән. Үлемне искә төшергән вакыйгаларга башка күзлектән карый аласың икән, мондый вакытта алар сине куркытмый, күңелеңә шик кертми.
Үлем — тормышыбызның кульминацион ноктасы. Чөнки нәкъ менә үлгәннән соң кешенең җәннәттә калачагы яки җәһәннәмдә яначагы билгеле булачак. Ул кульминацион моментка әзерләнергә тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аның өчен каберләрне зиярәт итәргә киңәш иткән. Ләкин кабер казып, аларда бер сәгать ятарга дигән нәрсә шәригатьтә юк, искә дә алынмаган.

Үтереп җир казыйсы килгән кешегә, кабер түгел, түтәл казырга, агач утыртырга урын чокырга иде дә бит. Сез бу хакта ни уйлыйсыз, дуслар?

Фото: ritualka.com

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: