+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
7 ноябрь 2021, 09:40

Киләсе атна салкын булачак

Карлы яңгыр көтегез.

Киләсе атна салкын булачак
Киләсе атна салкын булачак
Башкортстанда киләсе атна буе болытлы, салкын һава торышы көтелә. Синоптиклар яңгыр һәм юеш кар вәгъдә итә.

8 һәм 9 ноябрьдә  +2дән +5 градуcка кадәр 
иң җылы һава торышы булачак. Бу көннәрдә хәтта төнлә дә уңай һава торышы саклана.

Аннары шактый салкыная. Болытлы һавага яңгырлар да өстәләчәк, һава температурасы чәршәмбе, 10 ноябрьдә, көндез -4 градуска кадәр төшәчәк.

Иң салкын көн - пәнҗешәмбе, 6 градуска кадәр салкын булачак, төнлә кар явачак, ул җомга һәм ял көннәрендә дәвам итәчәк.

Фото: grozny-inform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: