+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 ноябрь 2021, 13:18

Мин - Путин кебек!

Америка рэп-башкаручысы Канье Уэст үзен Русия Президенты Владимир Путин белән YouTube-Revolt каналында урнаштырылган Drink Champs тамашасы вакытында чагыштырды.

Мин - Путин кебек!
Мин - Путин кебек!

"Мин Путин. Мин яшь Путин. Мәдәният — ул нефть кебек, мәдәният — энергия икәнен аңлагач, мин үземнең Путин кебек икәнемне аңладым. Соңгы 20 елда мин мәдәният короле һәм киләсе елда шулай булып калачакмын", - дип белдерә Америка рэперы.

Тапшыру барышында, алып баручылар артистка аның Чикагодан булуын, АКШта туганлыгын һәм афроамерикалы булуын исенә төшерде, әмма Уэст үзенең Русия лидеры белән охшашлыгын сөйләвен дәвам итте.

Моңа кадәр, рэпер Путинга соклануын "Twitter"га да куйган булган. Узган елның сентябрь аенда Америка рэперы Русия Президентының дзюдо буенча тренировка фотосурәтен "Twitter"да урнаштырган. Әлеге сурәттә Русия лидерының 2016 елда дзюдо буенча Русия җыелма командасы вәкилләре белән очрашуы сурәтләнгән. Дзюдочы Муса Могушков белән тренировкада Путин көндәшен җиңгән.

2020 елның сентябрендә, артист Кентукка һәм Миссисипи Штатларында кандидатурасын теркәү өчен документлар тапшырган иде. Сайлауларда музыкант өчен 60 меңгә якын америкалы тавыш биргән. Уэст 2024 елда да президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәргә ниятли.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: