+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
17 ноябрь 2021, 11:00

Ришат Төхвәтуллин Илназ янына барган

Туймазы районының Балтай авылында яшәүче 10 яшьлек Илназ Дәүләтов быел җәй ток сукканнан соң ике кулсыз калды.

Ришат Төхвәтуллин Илназ янына барган
Ришат Төхвәтуллин Илназ янына барган
Кичә Башкортстанның һәм Татарстанның атказнган артисты Ришат Төхвәтуллин якташы янында булып киткән.

Видеодан күренүенчә, аның килүенә Илназ да, аның әнисе дә бик шатландылар. Илназ реанимациядә бер атна булган, алты операция кичергән. "Мин башта аңа әйтергә курыктым ни булганын. Тик юкка, ул безнең гел позитивта", - ди әнисе.

Илназ бик ачык, актив бала. Ришатка планшетта ничек дәресләр эшләвен күрсәтте, эте белән таныштырды, кызыксынулары турында сөйләде. Ул инде аяклары белән язарга, рәсем төшерергә өйрәнеп килә. Пазл җыярга ярата, машиналар белән дә нык кызыксына икән. Ришат аны машинасында йөртеп алып килгәнен дә төшергән. Илназ үзе газга да, тормозга да баса, үзен ышанычлы тота. Фаҗига урыны булган трансформатор яныннан да үтеп киттеләр. Аны яңага алыштырганнар инде.

"Дуслар! Мин Илназ янына баргач аңладым, без сезнең белән юкка борчылабыз. Илназ шундый шаян, спорт сөючән, оптимист, актив бала.
Туганнарына, якыннарына түземлек телибез. Барысы да яхшы булыр, агым су юлын табар", - дип язган җырчы Инстаграмында.

Дуслары аның Илназ янына баруын хуплаган, бик күп җылы сүзләр язган.

Фото: bash.news.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: