+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
22 ноябрь 2021, 10:34

Сабый исе хатын-кызны чыгырыннан чыгара...

Ә ир-егетләрне тынычландыра икән...

Сабый исе хатын-кызны чыгырыннан чыгара...Сабый исе хатын-кызны чыгырыннан чыгара...
Сабый исе хатын-кызны чыгырыннан чыгара...

Яңа тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сабыйлар бүлеп чыгарган химик матдә кешеләрнең эмоцияләренә йогынты ясарга мөмкин. Белгечләр, бу матдә хатын-кызларда - агрессия, ә ир-егетләрдә, киресенчә, тынычлык барлыкка китерә, дип саный.

Гексанал (HEX) - тычканнарның үз-үзен тотышында роль уйный торган, күптән түгел табылган химик матдә. 2015 елгы тикшеренүдә хәбәр ителгәнчә, HEX тычканнарда стресс реакциясен социаль буферизация буларак билгеле процесс ярдәмендә киметә. Күптән түгел булган фәнни эшләр күрсәткәнчә, HEXның кешеләргә йогынтысы кешенең куркуга реакциясен киметә ала, химик матдә кешенең үз-үзен тотышын модульләштерүдә роль уйный дип фаразлана.

Әгәр дә HEX хатын-кызларда агрессия тудырса, ир-егетләрне ул тынычландыра. Ни өчен HEX йогынтысы җенескә бәйле рәвештә шулкадәр төрле реакцияләргә китерә соң? Әлегә бу табышмак булып кала. Әмма галимнәр фикеренчә, шул рәвешле балалар исән калсын өчен мөмкинлекләр арта. Авторлар аңлатканча, имезүче хайваннар арасында ата җенеснең агрессиясе баласын үтерүгә китерергә дә мөмкин, шуңа аларны тынычландырырга кирәк, ә менә ана хайваннарның чамалы агрессиясе, киресенчә, үз баласын яклауга юнәлтелгән.

Фото: pediatrinfo.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас