+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 ноябрь 2021, 09:26

Рөстәм Нәбиев операциягә әзерләнә

Коляскасында егылган егеткә сәламәтлек телик.

Рөстәм Нәбиев операциягә әзерләнәРөстәм Нәбиев операциягә әзерләнә
Рөстәм Нәбиев операциягә әзерләнә

Якташыбыз, Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиевны белмәгән кеше юктыр. Омскида хезмәт иткәндә казарма җимерелеп төшкәннән соң ике аяксыз калды ул.

Күптән түгел батыр егет тагын күңелсез хәбәр  белән уртаклашты: кызы Әминә белән өйдән чыкканда, сукмак тайгак булу сәбәпле, коляскасы белән егылып, кулын авырттырган.

"Авыртудан бөтен тормышым күз алдыннан үтте", - ди Рөстәм. Хәзер аңа табиблар операция ясарга кирәклеген искәрткән.

Рөстәмнең көчле рухлы булуы күпләргә үрнәк. Ике аяксыз калып та, өйләнеп, ике кыз тәрбияли ул. Тормышы да җитеш. Беркайчан авырлыкларга зарланмас егет бу юлы да җиңел генә операциясен үткәрсен инде.

Фото: fotostrana.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас