+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 ноябрь 2021, 15:07

Ашамагыз әле шул чипсыны!

Балаларны аеруча бу ризыктан саклагыз!

Ашамагыз әле шул чипсыны!
Ашамагыз әле шул чипсыны!

Балаларның чипсы яратуын беләбез. Әллә нигә бер ашаудан зыян да булмас, бәлки. Ә менә көн саен чипсы ашаучылар сәламәтлеге турында уйлансын иде.

Чипсы организмга түбәндәге зыяны китерә:
Аны көн саен ашаганда, бер айдан соң теләсә кайсы кешенең сару кайный башлаячак, гастрит та була ала.
Алардагы тоз матдәләр алмашын боза.
Күп санда канцерогеннар яман шеш авыруын барлыкка китерергә мөмкин.
Натрий хлориды йөрәк-кан тамырлары авыруларын үстерүгә ярдәм итә, шулай ук сөякләр үсешен боза, иммунитетны киметә, бавыр һәм бөерләргә тискәре йогынты ясый.
Хатын-кызларда сөт бизләре яман шеше барлыкка килү ихтималы арта. Ир-атларның җенси функциясенә тискәре йогынты ясый.
Чипсы куллану нерв системасы бозылуын китереп чыгара, бу хәл кешенең сәламәтлегендә чагыла.

Фото: wi-fi.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: