+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
30 ноябрь 2021, 05:45

Авылым буалары

Гел шулай: авылыма кайтсам, яратам мин су буена барып, ялгызым калып, уйларыма чумып уты­рырга. Тирә-якта – сихри тынлык, җил сызгырмый, агач яфраклары селкенми, зәңгәр күк йөзендә күренеп калган сирәк болытлар җай гына йөзә, ба­ры тик минем алда агып яткан Яубәзе елгасы гына, челтер-челтер моң чыгарып, ниндидер көй иҗат итә...

Авылым буаларыАвылым буалары
Авылым буалары

Гел шулай: авылыма кайтсам, яратам мин су буена барып, ялгызым калып, уйларыма чумып уты­рырга. Тирә-якта – сихри тынлык, җил сызгырмый, агач яфраклары селкенми, зәңгәр күк йөзендә күренеп калган сирәк болытлар җай гына йөзә, ба­ры тик минем алда агып яткан Яубәзе елгасы гына, челтер-челтер моң чыгарып, ниндидер көй иҗат итә...

Искиткеч матур авылда туып-үстем мин, дусларым. Аның киң һәм җыйнак урамнары, чәчәкләргә, гөлләргә күмелеп утырган өйләре, алсу таңнары, сихри кичләре, хөрмәтле кешеләре турында биш, ун, унбиш, ...йөз китап та язып булыр иде! Әгәр, шуңа өстәп, авылымның горурлыгы булган һәм һәркемне үзенә тартып торган буаларын искә төшерсәк?! Әйе, башка бер авылда да юктыр ул шундый мул сулы, күп балыклы, шау-шулы һәм кайчак бигрәк тыныч буалар. Безнең авыл буалары!
Авылны икегә бүлеп аккан Яубәзе елгасы үз дәверендә бик күп вакыйгалар күргәндер, кичергәндер. Картәтием сүзләреннән беләм, бүген без сокланган буалар – алар барысы да үткән гасырда гомер кичергән авылдашларымның кул эшләре. Еллар буена бу буалар авылыбызны берөзлексез су белән тәэмин итте. Буалар янына килеп, зурысы да, кечесе дә ял итте, суында коенды, юынды, хәл алды. Көтүдә йөреп арыган сыерлар һәм сарыклар, буалар ярында тупланып, сусауларын бастылар, үрдәкләр һәм казлар исә су буйларыннан кояш баегач, үзләре йөзеп, чумып тәмам туйгач кына кайталар иде...
Яубәзе елгасының түбән агымында беренче булып Түбән оч буасы тора. Күпләр аны елга аша чыгар өчен бер юл итеп файдаланса, мин үзем аның тагын бер отышлы ягын ассызыклап үтәр идем. Без үскәндә шушы буадан ерак түгел авылның салкын, тәмле сулы, мактаулы өч чишмәсенең берсе бар иде — Түбән оч чишмәсе. Авыл халкының яртысы дисәм ялган булыр, шулай да авылның ике урамында яшәгән кешеләренең күбесе өйләренә чиләк-чиләк суны күп вакыт менә шушы чишмәдән ташыды. Буа чишмәне язгы ташкыннардан һәрчак ышанычлы саклап торды. Еллар үтеп, су өйләргә торбалар аша килә башлагач, билгеле, авылдашларның бу чишмәгә игътибары күпкә кимеде, буа да хәзер ел саен бер җимерелеп, бер яңарып тора...
Су агымы буйлап өскәрәк күтәрелсәк, безне анда Тегермән буасы каршылый. Яхшы хәтерлим, элек аның уң як ярында колхозның атлар абзары, тегермән, тракторларны техник карау урыны бар иде. Авылдашларга ак он ашаткан иске тегермәннең язмышы бүген бар белән юк арасында, калганнары, кызганычка каршы, юк инде. Ә буа – бар. Бар, Аллаһка шөкер!
Бүгенгедәй хәтеремдә шул Тегермән буасының шаулап-гөрләп торган чаклары. Кышкы салкын айларда без, ун-унике яшьлек малайлар, буа бозы өстенә кәшәкә сугарга, ягъни хоккей уйнарга җыела идек. Атларның шакылдап туңган тизәк кисәген бер яктан икенче якка караңгы төн җиткәнче куа идек... Клюшка, шайба, тимераяклар ул вакытта бездә юк иде, бары тик уйнар өчен чиксез теләк һәм дәрт булды. Шуңа күрә безнең уенны беркем дә хоккей дип атамагандыр.
Яубәзе елгасы буйлап тагын да өстәрәк, күперне узгач, авылыбызның горурлыгы — Олы буа. Суының күләме бала-чаганы гына түгел, хәтта өлкән яшьтәгеләрне дә шактый куркыта. Чөнки Олы буаны су белән бертуктаусыз тагын ике буа туендырып тора: аның берсе – Тамак буасы, икенчесе – торф базларындагы сулардан җыелып хасыйл булган кечкенә буа. Соңгысына авыл халкы төрле атама биреп карады, тик берсе дә ябыша алмады. Дөрес, берничә тапкыр Олы буа табигать көченә, язгы ташкыннарга каршы тора алмады. Исемдә, Олы буа үзенең сулары, бозлары белән бергә агач күперебезне Агыйделгә алып киткәч, авыл икегә бүленеп калды. Таштан яңа күпер төзегәнче авыл халкы бер ярдан икенчесенә корыч трослар тартып салынган басма аша йөрергә мәҗбүр булды. Күпләргә авыр иде, тик безгә түгел. Ваемсыз бала-чага , кызлар һәм малайлар, басма өстендә төрле уеннар оештырып, шау-шу килеп, үзләренә чиксез ямь табалар иде...
Яубәзе елгасының уң кушылдыгы – Юкәле елгасы. Анда тагын ике буа бар. Аларның һәрберсе — тарихта да, минем күңелемдә дә җуелмаслык эз калдырган буалар. Беренчесен, авыл эчендәге буаны, авылдашлар “Сафа буасы” дип йөртә. Күптән гүр иясе булса да, Сафа бабайны мин яхшы хәтерлим. Ул һәрчак ягымлы, мөлаем, шат һәм шаян кеше булды, балаларны бик яратты. Аның табигатькә булган мәхәббәтен дә шиксез һәм чиксез дип әйтер идем. Өйләреннән ерак булмаган шушы буаны ул, ару-талу белмичә, чүп-чардан чистартып, су үләннәреннән аралап торды. Буага аның исеме бирелү дә очраклы хәл түгел, минемчә, авылдашлары хөрмәтенең бер матур билгесе. Соңрак Сафа бабайның оныклары белән бергә мәктәптә укыдым.
Бераз өстәрәк – Кәҗәкул буасы. Шулай дип аталган агачлыктан ерак түгел. Бер ярын зифа буйлы тупыл агачлары бизи, ә икенче ярында – искитмәле җиләк яланы. Кешеләргә ял итәр өчен бик уңайлы һәм бик ямьле урын. Шунда бер тапкыр гына барып кайтсам да, үземне берничә яшькә яшәргән кебек хис итәм. Бәлки, малай чакларым, үсмер вакытларым шул буа буйларында аунап, уйнап үткәнгәдер, белмим. Җәйге озын көннәрдә без еш кына, абыйларга ияреп, кулларыбызга үзебез ясаган ук-җәяләр алып, буа буена “кыр үрдәкләре атарга” килә идек. Аткан укларыбыз үзебездән ерак очмады, шуңа күрә, бәхеткә каршы, беребез дә үрдәкләргә зыян салмадык. Барган саен буш йөреп кайтсак та, ул көннәрдә минем бер үкенечем дә калмады. Киресенчә, өзелеп сагынам һәм юксынам шул чакларны!...
Яратам мин, авылыма кайткач, су буенда уйларыма чумып утырырга. Тирә-як – тын, бер тавыш та юк... Ә һавасы нинди! Туган якка җитәмени, дусларым?! Буа суы өстендә йөгереп йөргән энә бурлары, койрыгын күрсәтеп, мине алдап йөзгән ташбаш балыклары, читтән күзәтеп, елмаеп басып торган йомран малайлары чит якларда, чит җирләрдә юк бит ул! Булсалар да, алар безнеке түгел. Туган якның кадерен белик!

Таһир Якупов.
Дүртөйле районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас