Георгий бала чагыннан ук тома ятим кала. Күпбалалы гаиләдәге кече сабыйларны кардәшләре тәрбиягә ала. Георгий Түбән Иванайда 11 яшькә кадәр генә яшәп кала. Тормыш сукмаклары энесе Сережа белән икесен Бөре шәһәрендәге 1нче балалар йортына алып килә. Монда алар 1963-67 елларда тәрбияләнә.
Георгий сигезьеллык мәктәпне бик яхшы билгеләр белән тәмамлый. Ходай аңа табигый сәләт биргән, уңганлыгы, үҗәтлеге белән аерылып тора. Яшүсмернең тормышында яхшы күңелле, изге кешеләр очрый, ул “Агыйдел” художество фирмасына эшкә керә. Сәнгатькә булган мәхәббәт 1968 елда аны Уфа сәнгать училищесына алып килә, 1972 елда аны “кызыл диплом”га тәмамлый. Егет анда үзенең искиткеч сәләтен күрсәтә, шуңа да аны уку йортында калырга кыстыйлар. Ләкин Армия сафларына барырга, Ватанга хезмәт итәргә вакыт җитә.
Ил алдында бурычын үтәгәч, егет Балтач районының Иванай мәктәбендә укытучы, клуб мөдире, рәссам, спектакльләрне сәхнәгә куючы, концертмейстер булып эшли. 1975 елда аның тормышында яңа этап башлана — ул Уфа дәүләт сәнгать институтының рәсем факультетына укырга керә. Бер үк вакытта училищеда дәресләр алып бара. Иҗади үсеш нәкъ шул елларда башлана. Коллективта иң көчле, оста портрет ясаучы булып таныла. Георгий монументалист буларак та киң танылу ала, график буларак та билгелелек яулый.
Үзенең иҗат гомерендә ул 50дән артык картина эшләде. Аның әсәрләре Уфада Нестеров исемендәге музейда, Милли музейда, Марий Элда (Йошкар-Ола) Республика милли музеенда, Башкорт дәүләт университетында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана. Бик күп күргәзмәләрдә катнаша. Профессиональ карашлары исә Башкортстанда, туган төбәгендә формалашты. Рәшит Зәйнетдинов белән бергә иҗат ителгән “Җир рухы” картинасы дөнья күләмендә танылды. Бу — Башкортстанның бөек кызлары һәм уллары турында триптих. Монда Салават Юлаев, Зәки Вәлиди, Мифтахетдин Акмулла, Мостай Кәрим, Һәдия Дәүләтшина, Мәҗит Гафури, Наҗар Нәҗми, Җәлил Киекбаев һәм башкалар. Картиналардан 21 асыл шәхесебез карап тора.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Русия Федерациясенең Рәссамнар берлеге әгъзасы, Башкортстанның халык рәссамы, Я. Ялкайн исемендәге премия лауреатының картиналары чит илләрдә дә билгеле. “Халык рәссамы” исемен йөрткән 15 башкортстанлының икесе Балтачтан булуы горурлык хисе тудыра.
Туган Башкортстаныбызның сәнгать осталары төшерелгән картинаны Г. Калитов “Йолдызлык” дип атаган. Бу әсәрдә республикабызның төрле дәверендә иҗат иткән атаклы актерлар, режиссерлар, җырчылар сурәтләнгән.
“Йолдызлык” — гениаль әсәрләрнең берсе.
Георгий Гайниәхмәт улының иҗади һәм һөнәри карашы Башкортстанда формалашты. Шуңа да ул зур теләк белән Башкорт курчак театрында күп спектакльләрнең рәссамы булды. А. Фаткуллинның “Утлы уклары”н, Н. Гаетбаевның “Кара тартма”, Мостай Кәримнең ”Озын-озак балачак” спектакльләрен зәвык белән бизәде. Аның эшләре М. В. Нестеров исемендәге художество музеенда саклана. 1995 елдан соң Г. Калитов зона, республика, Бөтенрусия күргәзмәләрендә катнашып килде, аңардагы үзаллылык, эзмә-эзлеклелек шул елларда аеруча киң чагылыш тапты. Сәнгать әһелләре зур оста үсеп килүен билгеләде.
Г. Г. Калитов республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашты. Республика төбәк мари милли-мәдәни автономиясе “Марий Эрвел”ны оештырды, озак еллар аның алыштыргысыз җитәкчесе булды. Марий Элдан Уфага гастрольләргә килгән коллективларны кунакчыллык белән каршылый иде. Үз халкының мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә зур көч салды.
Георгий Гайниәхмәт улы М. В. Нестеров исемендәге музей хезмәткәре Мария Михайловна белән бәхетле тормыш кордылар, кызлары Анна әти-әниләрен ике онык белән куандырды.
Иванайга Георгий Калитов еш кайтты. Туган төбәгенең тарихы, этнографиясе, табигате, бәйрәмнәре, йолалары, хәстәрлеге, мәшәкатьләре, уй-хыяллары белән яшәде. Замандашларының киләчәген күзаллап иҗат итте, аның эшләрендә авыл төп тема булды. Гомер буена авылы алдында үзен бурычлы тойды. Район сәнгать мәктәбенә кереп, профессиональ киңәшләр биреп, авылдашлары белән сөйләшеп, иҗади илһам алып китә иде. Ул кешелеклелеге, саф күңеллелеге, эчкерсезлеге, гадилеге, тормышны яратуы белән аерылып торды. Бөекләр гади була шул!
Ханис Хаҗимов,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.