Журналист Олег Төхвәтуллинның “Кызыл таң” гәзитендә “Ялкаулар, имеш, озаграк яши” дигән язмасын укыганнан соң кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым. Гомумән, яраткан басмабызны 52 ел буе алдырып, гәзиткә мәкалә язганым юк иде. Шулай да, бәхетле картлыкка ничек ирешергә, дигән сорау куеп, ике ел элек “Кызыл таң”да беренче мәкаләм дөнья күрде. Мин анда 80 яшем тулу уңаеннан үз фикерләрем, узган гомеремдәге фәһемле хәлләр турында язган идем.
“Кызыл таң”ны алдыра башлаган вакытта ук мине андагы акыллы киңәшләр, теләк-фикерләр бервакытта да битараф калдырмады. Кайберләрен өстәлемдәге дәфтәргә күчереп терки дә бардым.
Журналистның язмасын укыганнан соң ни сәбәпле кулга каләм алдым әле соң мин? Бәхәсләшер урыннар да бар, әйтеп бетермәгәннәре дә сизелә. Мәсәлән, немец галимнәренең озак яшәү серләренә кагылышлы өлешенә тукталыйк. Андагы галимнәрнең фикеренә каршы килгән башка тикшеренү нәтиҗәләре дә бар. Әйтик, Җир шарындагы барлык җан ияләре үзләренең өлгерү вакытыннан 10-15 мәртәбә озаграк яши. Мәсәлән, сыер малы 2 елда өлгерә һәм 20 елдан да күбрәк яши ала. Кеше исә 21 яшендә физик үсүдән туктый, ягъни өлгерә. Ә ни сәбәпле аның гомере 200 ел түгел?
Язмадан күренүенчә, гомер озынлыгының 20 проценты нәселгә бәйле булса, иллесе кешенең яшәү рәвешеннән тора һәм калганы тирә-як мохит, эш шартлары, башка сәбәпләргә бәйле. Рәсми статистика буенча, бәлки, шулайдыр. Журналист бу саннарны “күк”тән алып язмагандыр, аңлашыла. Тик тормышта бөтенләй башкача бит.
Безнең Бурлы авылы мисалын гына алыйк. Әлеге вакытта биредә 29 парлы әби-бабай яши. 83, 93 һәм 94 яшьләрдәге бабайларыбызның карчыклары юк, ә менә 43 әби бабайсыз дөнья көтә. Ә бит алар кайчандыр һәммәсе дә парлы иде.
Ялгызлыкның сәбәбен әллә кайдан эзлисе түгел. Исерткеч эчемлекләр белән мавыгу, гаиләдәге тынгысызлык, кешенең үз сәламәтлегенә битараф каравы иртә үлемгә китерә. Авылларның ятимсерәве, яшьләргә дөнья көтәрлек эш һәм бөтен кешенең дә эшкуарлык сәләте булмавы турында Олег Төхвәтуллин март аенда “Кызыл таң”да дөнья күргән мәкаләсендә дә бик аңлаешлы һәм дөрес итеп язган иде.
Югарыда телгә алынган язмасында автор чит ил халкының русиялеләрдән уртача 16 елга озаграк яшәве турында бәян итә. Алар эшли дә, ял да итә белә. Сәламәтлекләренә дә битараф түгелләр. Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, бездә ил халкының 40 проценты фәкыйрьлек чигендә яши икән, гаиләне ничек асрарга, квартплата түләргә каян акча табарга, дип баш вата...
Күптән түгел телевидение тапшыруларының берсендә Омск шәһәрендә яшәүче берәүнең җыелган бурычын түләү өчен акча кирәклектән үзенең эчке органын сатарга теләве турында белдерү бирүен сөйләделәр. Бик кызганыч хәл. Юклыктан кеше нинди адымга гына бармый?!
Ялкауларга, билгеле, диңгез тубыктан, диләр. Андыйлар баш та ватмый, борчыла да белми, дөньяны ничек бар, шулай кабул итеп, бүгенге көн белән генә яши бирәләр. Күпчелек дөньясын, тормышын тагын да матуррак, бөтенрәк итеп күрергә тели һәм шуңа омтылып яши, эшли. Яна, көя, эзләнә, өзгәләнә. Шушы хәлләрне хәмер эчеп, тәмәке тартып, тагын да катлауландыручылар да аз түгел. Боларның һәммәсенең дә ахыры ничек бетәсе мәгълүм инде. Сәламәтлек какшый, гомер кыскара.
Гүзәл затларыбыз үпкәләмәсен, аларның озак яшәү серләре турындагы фикерем, бәлки, аларга ошап та бетмәс. Хатын-кызлар гадәттә, үзара аралашырга, гәп сатарга ярата. Бу хәл аларга стрессларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Үзара сәгатьләр буе ахирәтләре белән аралашып, күңелдәгеләрен дә бушата алар. Гаиләдә төп йөкне ирләре тартканнары, әлбәттә, иркенрәк, тынычрак тормышта яши. Шулай булгач, нишләп алар озак яшәмәсен! Ирләргә, әлбәттә, мондый сыйфатлар килешеп бетми, аннары, ирләрнең табигате-холкы да башкача. Вакытлары да юктыр инде.
Спортчыларны алыйк. Алар да дан һәм акча дип үз көчен, сәламәтлеген сарыф итә. Организмын артыгы белән “көчли”. Мондый киеренкелек аларның саулыгына зур зыян китерә. Сүз дә юк, сәламәтлекне саклау өчен физкультура белән дус булырга кирәк. Әмма чаманы онытырга ярамый.
Мин гомер озынлыгының сере турында әллә нәрсә дә әйтә алмам кебек. Без — сугыш чоры балалары. Кигән киемебез, тукланган ризыгыбыз да бүгенгедән бик калыша иде. Авыр заманда яшәсәк тә, безнең буын озын гомерле булды. Чөнки без барысына да чыныгып дигәндәй үстек.
Кышкы салкыннарда, башкасы булмагач, пинжәк белән, аякка чабата киеп мәктәпкә бара идек. Укытучы балалары калын толыпка төренеп килә иде укырга. Яхшырак шартларда яшәделәр, тукланулары да әйбәтрәк иде. Әмма, урыннары оҗмахта булсын, алар иртәрәк дөнья куйды. Безне тормыш, юклык үзе чыныктырды. Физик эш, хәрәкәт чыныктырды безнең буынны.
Минем бәләкәйдән үк чаңгы буенча район бәйгесендә катнашып алган Мактау грамоталарым әле дә саклана. Безнең ике көпшәле мылтык та бар иде. Авылда еш кына ауга — үрдәк, куян атарга йөри идем.
Х сыйныфтан соң беренче тапкыр поездга утырып, институтка керү өчен документларны тапшырырга Уфага бардым. Авылда барлык фәннәрне дә татар телендә укыдык. Башкалада барысы да урыс телендә. Урысча сөйләшергә өйрәнү өчен генә дә башта училищега кереп, 2 ел укырга туры килде. Аннары тагын ике ел заводта эшләдем. Өч елдан күбрәк армиядә хезмәт итеп кайтканда туган телемне бөтенләй онытып бара идем инде.
1963 елның көзендә солдат хезмәтеннән кайттым да институтка кереп укый башладым. Белемгә сусаганымны аңладым. Шул вакытта мин татар теленең бары тик авылда гына кирәк булуын һәм фәкать урыс телен белмәвем аркасында 7 ел гомеремне әрәм итүемне аңладым. Дөресрәге, урыс теле мәктәптә үк төпле итеп укытылырга тиеш. Әмма баланы үзенең туган телен өйрәнүдән мәхрүм итәргә ярамый.
...Сиксәнне узгач, бәлки, медицина таләпләре буенча гына яшәп тә булмый торгандыр. Ә менә авырлыгымны даими рәвештә контрольдә тотарга тырышам. 1960 елда армиягә киткәндә буем — 170 сантиметр, авырлыгым 70 килограмм иде. Әле, 60 ел узгач та, шул ук күрсәткечләр.
Яшермим, хезмәтне яратам, хәрәкәтчәнмен. Быел да беренче карны көтеп алдым. Һәр елны нәкъ шушы көнне беренче тапкыр чаңгыга басуны зур шатлык дип кабул итәм. Армиядән өстәл теннисына өйрәнеп кайткан идем. Әле дә үзебездә җәйгә чыккач теннис уйнаудан туймыйбыз. Авырлыкны контрольдә тоту өчен үлчәнеп торам. Көненә үлчәүгә берничә мәртәбә баскан чакларым да бар.
Миңа кайвакыт “бабайсың инде”, диләр. Кайсы җирем бабайныкына охшаган, дип шаяртам. Әйтергә дә оялам: 83нче яшем белән барам, Аллаһка шөкер, әле дә картаерга ашыкмыйм, уйламыйм да. Лаеклы ялга чыгуыма 22 ел булса да, 22 минут та өйдә эшсез утырганым юк. Эш, хәрәкәт кешене яшәтә, озын гомерле итә. Мин моңа ышандым.
Һәрвакыт күтәренке күңел белән яшәргә кирәк. Мин булачак тормыш юлдашымны 15 яшьтән үк очратып, өйләнештек. 64 ел мин — гармунда уйнап, ул җырлап гомер кичердек. Әле дә сәхнәдән төшкәнем юк. Җырсыз, моңсыз үткән көннәр яшәлмәгән көн кебек бит ул. Авырлыклар килгәндә сабырлыклар белән җиңеп һәм җырлап яшәргә кирәк. Шул чагында гомерегез озын, тормышыгыз имин булыр.
Габдулла Абдрахманов.
Гафури районы,
Бурлы авылы.