+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
26 декабрь 2021, 10:55

Галәм Келәштән башлана...

Данлыклы авыл бүген дә югары абруен саклап яши.  

Галәм Келәштән башлана...Галәм Келәштән башлана...
Галәм Келәштән башлана...

Галәм каян башлана? Бөек шагыйрь, язучы, драматург Мостай Кәрим аның туган авылы Келәштән башлануына тамчы да шикләнмәгән. Бу хакта аның “Озын-озак балачак” повестенда әйтелгән сүзләре дә бар: “... галәмнең Келәштә башланып, Келәштә бетүен без күреп үсәбез, күреп үләбез”.
Күптән түгел без күп кенә билгеле шәхесләрне биргән Келәш авылында сәфәрдә булдык. Чишмә районының йөзек кашы булган бу авылны күреп, кешеләре белән аралашкач, аның, чынлап та, галәм кадәр галәм башлангычында торуына ышанып кайттык.
Авыл бик матур. Кешеләре ягымлы, ачык. Мәктәпнең һәр укытучысыннан ниндидер зыялылык бөркелә кебек. Әлбәттә, заман бирегә дә йогынты ясамый калмаган. Кайбер балалар арасында туган телгә караганда урысча аралашуны өстенрәк күрүчеләр дә бар. Хәер, һәр сыйныфта диярлек төрле милләт балалары укый. Ләкин авылның рухын тойгач, биредә “күкрәктән кошлар очырырдай” илһам бирерлек җирлек барлыгын сизәсең.

“Син яратырга өйрәттең һәрбер бизәген Җирнең”

Келәштә менә инде 34 ел дәвамында мәктәп укучыларына татар теле серләрен Расиха Уразмәтова төшен­дерә. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән мөгаллимәнең казанышлары бихисап. Ул бүген дә, заманның миһер­бансыз җилләренә карамыйча, яшь буын күңеленә туган телгә мәхәббәт орлыклары салу өчен барлык көчен салып эшли.
Туган тел укытучысы мәктәп буйлап кыскача экскурсия үткәрде. Биредә һәр сыйныф диярлек авылдан чыккан бер билгеле шәхескә багышланган. Мостай Кәрим, Фәридә Кудашева, Сәйфи Кудаш, Зыя Камали иҗатларын ачкан язмалар, фотолар, әсбаплар кабинетларда матур итеп урнаштырылган. Ә бер кабинет авылдан чыккан Русия герое Риф Сәхәбетдиновка багышланган. Мәктәпнең зур булмаган музее да зәвык белән эшләнгән.
Келәш мәктәбендә 150гә якын укучы белем ала. Бирегә балалар 8 авылдан килеп укый. Аларга югары белемле 14 укытучы белем бирә. 2012 елда мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, һәр кабинет компьютер, ноутбук, интер­актив такталар белән җиһазландырылган.
— Мәктәптә, ана теле буларак, татар теле дәресләре укытыла. Башка предметлар белән беррәттән, укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча да район, республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый. Ике укучы кызыбыз төрле уку елларында (2015, 2019) Казанда төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда булып кайтты, — ди Расиха Уразмәтова.
Расиха Рәсфәр кызы — райондагы татар теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе дә, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары да. Мәктәптән, балалардан башка тормышын күз алдына да китерә алмый ул. Матур хезмәт уңышлары өчен “Башкорт­станның мәгариф отличнигы” исеменә дә лаек булган. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән укытучы, данлыклы авылда эшләвен исбатлап, һәр туган тел дәресен Мостай Кәрим иҗаты белән бәйләп үткәрергә тырыша. Ике тапкыр республика күләмендә ачык дәресләр дә күрсәткән, “Ел укытучысы”нда катнашып, “Югары ораторлык осталыгы өчен” дипломы белән бүләкләнгән.
— Апа, яраткан музыка дәресебез бүген буламы? — дип кочаклап алды Расиха Рәсфәр кызын бер укучы кызчык без мәктәпне карап йөргәндә.
Баксаң, Расиха Уразмәтова музыка дәресен дә укыта икән. Җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк мөгаллимә бу юнәлешне дә җиренә җиткереп алып бара, балалар төрле иҗади бәйгеләрдә дә катнаша. Мәсәлән, 4нче сыйныфтан Зәлифә Хөсәенова быел “Язгы тамчылар” конкурсында районда өченче урын алган. Казандагы халыкара, төбәкара олимпиадаларда катнашып, матур уңышларга ирешкән укучысын — Юлия Гайфуллинаны да мактап телгә алды мөгаллимә. Юлия сәнгатьле уку буенча җиңү яулаган.

“Бик сагындым сезне, бик сагындым, үз җиремдә үскән чәчәкләр!”

Расиха ханым чыгышы белән шушы ук районның Иске Муса авылыннан. Келәштә 1987 елдан яши һәм эшли. Бу вакыт эчендә ул инде авылның үз кешесенә әйләнгән, Келәшнең бар булмышын тоеп яши, тарихын яхшы белә. Аның белән авыл тарихы турында да сөйләшеп алдык.
1745 елда Теләш исемле кеше Күчем башкортларыннан 3 сум 50 тиенгә җир сатып ала, 40 ел дәвамында хакын түләп бетерү шарты белән килешү төзегәннән соң, гаиләсе белән шул җирләргә килеп урнаша. Яз көне су баскач, авылны Акманай күле буенарак күчерәләр, соңрак авыл халкы тау башынарак менеп урнаша, — ди Расиха Рәсфәр кызы. — Авылга атаманы Теләш — нигез салу­чының исемен бирәләр. Соңрак чиновниклар документларда ялгыш хата җибәрә, Келәш дип язалар, шуннан соң авыл Келәш булып кала.
Мөгаллимә әйтүенчә, башта авылда бер генә урам —Тәмәнәй урамы була. Соңрак Мәчет (Мәктәп) — әлеге Мостай Кәрим урамы, Туң морҗа, Черчә, Өч әтәч, Кала, Базар, Яңа урамнар барлыкка килә. “Шунысы куанычлы: соңгы елларда берничә яңа урам барлыкка килде. Авыл үсә, авыл яши”, — ди укытучы.
Келәш авылы Дим елгасыннан да, район үзәгеннән дә 22 чакрым ераклыкта, Уфа белән Чишмә арасында иске Чишмә трактында урнашкан. 1816 елда авылда 200 кеше яшәгән, 1870 елда — 1197, 1920 елда – 1724, 1989да — 613, 1997дә 544 кеше гомер кичерсә, әле Ке­ләш­тә 572 кеше яши. Аларның күпчелеге татар мил­ләтеннән. Бүген авылда татарлар белән бергә башкорт, урыс, үзбәк, таҗик, әрмән гаиләләре көн күрә.

“Кичләр кабатланмый. Моңнар кайта...”

2019 елда, Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап, Келәштә бик матур, күпфункцияле заманча мәдәният үзәге ачылган. Аны төзүгә “Башнефть” компаниясе зур өлеш керткән. Клуб мөдире Руфина Мусина, китапханә мөдире Гөлфинә Ямалетдинова, данлы бу авылның абруен саклап, матур хезмәт күрсәтәләр.
150 урынлык залда 7 урын мөмкинлекләре чикле ке-ше­ләр өчен тәгаенләнгән. Йомшак утыргычлар, матур сәх­нә, видеоэкран, зәвыклы ремонт — барысы да югары дәрәҗәдә. Клубта авылның төрле яшьтәге кешеләре күңеленә якын шөгыль таба ала.
Биредә “Каенкай” театр түгәрәге бик уңышлы эшләп килә. Монда күбрәк авылның өлкәннәре йөри. Клуб мөдире Руфина Мусина — үзе түгәрәк җитәкчесе дә, режиссер да.
“Сандугач” татар җыр коллективы да матур уңышлары белән куандыра. Сентябрьдә генә “Җырлаучы авыл” республика конкурсында 2 дәрәҗә Диплом алганнар. “Умырзая”, “Душа мой” җырларын өздереп башкарган келәш­леләр.
Биергә яратучы авыл халкы “Сердәшләр” коллективында шөгыльләнә. Кызганычка каршы, 23 ноябрьдә үз эшенең остасы булган билгеле хореографлары, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифгать Саттаров вафат булган.
“В контакте” социаль челтәрендә “Һәркем бии” акция­сендә дә катнашырга өлгергән келәшлеләр. Әле Келәш клубының сайтын булдыру белән мәшгульләр.
4-15 яшьлек балалар “Лики” бию студиясендә шө­гыльләнә. Алар белән Уфадан килеп хореограф Анжелика Рамазанова шөгыльләнә. 6-11 яшьлек балалар рәсем түгә­рәгенә дә йөри. Аны да Руфина Мусина үзе алып бара. Уфаның 1нче педагогия колледжын тәмамлаган ханым яшь буын белән яратып эшли. Әле ул М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Культурология” белгечлеге буенча белем ала.
— Барлык чараларда үзебезнең авыл гармунчылары бик теләп катнаша, гомумән, авылыбыз халкы җыр-моңны бик ярата, — ди Руфина Мусина. — Кызганыч, пандемия генә шундый матур мә­дәният йортыбыздан тулысынча файдалану мөмкинлеген чикли, кайбер чараларны ачык һавада үткәрәбез.
Әле Келәш клубында художество җитәкчесе юк. Уфага бик якын авылда күпчелек яшьләр шәһәргә йөреп эшләүне өстенрәк күрә. Югыйсә, шундый данлыклы авылның искиткеч мәдәният йортында эшләү үзе бәхет түгелмени?!
Руфина Мусина әйтүенчә, киләчәктә алар сәнгать түгәрәкләрен тагын да арттырырга, анда күбрәк кешене җәлеп итәргә җыена. Планнарында сәламәт тормыш рәвешенә багышланган чаралар үткәрү дә юк түгел. Клуб артында гына бик яхшы спорт мәйданчыгы бар, анда авыл кешеләре бик теләп волейбол, баскетбол, футбол уйный. Бильярд яратучыларга клуб эчендә заманча өстәл бар.
Үзәктә интерактив такта, заманча зур планшетлар урнаштырылган. Биредә шәһәр кинотеатрындагыдай фильмнар карарга, презентацияләр үткәрергә була. Ә планшетлар тиз арада барлык кирәкле мәгълүмат табу мөмкинлеге бирә.

“Күкрәгемнән кошлар очырам...”

Үзәк эчендәге китапханә аерым игътибарга лаек. Аның мөдире Гөлфинә Ямалетдинова хезмәтенә барлык күңелен биреп эшли. Биредә авылның билгеле шәхесләренә, Мос­тай Кәрим иҗатына зур игътибар бирелгән. 2007 елда “модельле” статусы алган бу китапханә — Мостай Кәримнең иҗади мирасын өйрәнү буенча мәгълүмат үзәге.
“Түгәрәк өстәл”­ләр, әдәби кичәләр, әңгә­мәләр оештырып эшлибез. 14 яшьтән өл­кән­нәр өчен “Горизонт” шигърият сөю­че­ләр тү­гәрә­гендә төрле ши­гырь­­ләр ятлыйбыз, чыгышлар ясыйбыз. Ә 6-14 яшьлек балалар өчен “Фәридә” түгә­рә­гендә рәсем ясарга яра­тучылар шөгыль­ләнә. Әсәрләрне дә сәхнә­ләш­терәбез. 65 яшь-тән өлкәннәр өчен “Хуҗабикә” түгә­рәге оештырдык, — ди ки­тапханә мө­дире.
12-16 декабрьдә биредә “Пушкин картасы” буенча район үсмерләренә, яшьләргә экскурсияләр оештырылды. Гөлфинә Ямалетдинова яшь буынны Мостай Кәрим иҗаты, аның әсәр­ләрендә телгә алынган урыннар белән таныштыра, автобуста Кызлар тавына да алып баралар. Китап­ханәче әдипнең 95 еллыгына “Галәм Келәштән башлана” дип аталган видеопрезентация дә әзерләгән, аның өчен диплом белән бүләкләнгән. 100 еллыгында аны урысчага тәрҗемә иткән. Тавыш яздырыр өчен Уфага, Телеүзәккә кадәр барган. Үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән бу ханымга анда ярдәм кулы сузганнар.
Авылда ике паралимпияче яши. Фәнис Байбурин “ПАРА-Крым-2021” Бөтенрусия физкультура-спорт фес­тивалендә 88 килограммга кадәр авырлык категориясендә пауэрлифтинг буенча алтын медаль яулаган. Ул бу спорт төре белән биш ел шөгыльләнә. Шушы ук фестивальдә Келәштән Динар Сафиуллин өстәл теннисы буенча матур уңышларга ирешкән. Бу авылда көчле рухлы, соклангыч кешеләр яшәвенең тагын бер мисалы бу. 3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көнендә алар белән клубта очрашу оештырылган. (Язмыш сынауларына бирешмичә, зур җи­ңү­ләр яулаучы ир-егетләр хакында гәзитебезнең алдагы саннарында укырсыз).
Әлбәттә, әле пандемия күмәк чаралар үткәрергә мөм­кинлек бирми, шулай да биредә тиздән ковид афәтеннән котылып, күп кеше җыелган матур-матур чаралар оештырып яшәргә мөмкин булачагына чын күңелдән ышаналар. Мондый матур, заманча, барлык уңайлыклары, җиһазлары булган мәдәният үзәгендә башкача мөмкин дә түгел.
“...Вак мәшәкать, ыгы-зыгы тәмам,
Бар эшемнең чыктым очына.
Шуңа күрә бүген таңнан алып
Күкрәгемнән кошлар очырам”.
Бу юлларны Мостай Кәрим, ихтимал, туган авылында язмагандыр. Ләкин аның күкрәгенә илһам кошларының балачагында, нәкъ Келәштә оя коруы бәхәссез. Күкрәктән кошлар очырырлык Келәш шул ул!

Ләйсән Якупова.
Чишмә районы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас