

Бүген көндез бераз кар явачак, көньяктан талгын җил исәчәк. Һава температурасы -5, -10 градус, көн дәвамында -10, -15 градуска кадәр төшәчәк.
Сишәмбе, 4 гыйнварда, урыны белән бераз кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көньякка күчүче, талгын. Термометр баганалары төнлә -16,-21, аязыткан вакытта -26, көндез -13,-18 күрсәтәчәк.
Чәршәмбе, 5 гыйнварда, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан. Һава температурасы төнлә -18,-23, урыны белән -26,-31, көндез республиканың төньягында -15,-20, көньягында -8,-13 градус булачак.