+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 гыйнвар 2022, 07:23

Коронавирустан котылырга мөмкинбез!

Билгеле вирусолог кешенең иммунитеты ныгуын билгели.

Коронавирустан котылырга мөмкинбез!Коронавирустан котылырга мөмкинбез!
Коронавирустан котылырга мөмкинбез!

Коронавирустан котылырга мөмкинбез! Бу хакыта билгеле вирусолог Петр Чкумаков әйткән. “Омикрон” штаммы коронавирусның соңгы дулкыны булырга мөмкин. Инде 10 февральдән соң ул чигенә башлаячак", - дигән ул.

Коронавирусның бу дулкыны ничек тиз күтәрелсә, шулай ук тиз генә чигенәчәген билгели табиб. Аның фикеренчә, чынлыкта, “омикрон” йоктыручылар саны күбрәк булырга мөмкин, чөнки күпләр аны бернинди симптомнарсыз җиңел кичерә. Әмма ул бик тиз йога.

Вирусолог әйтүенчә, коронавирусның киләсе дулкыны булса да, ул сизелмәячәк. Кешенең иммунитеты ныгыды, шуңа күрә халык киләсе дулкынны сизми дә калырга мөмкин, ди Чумаков.

Инде бу сүзләр чын булсын иде!

Фото: sgnorilsk.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас