+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
3 февраль 2022, 07:00

"Мин Мишустинны ашадым..."

Уфа рәссамы Евгения Сковарт 1208 сумлык азык-төлек продуктларыннан Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның портретын ясаган.

"Мин Мишустинны ашадым...""Мин Мишустинны ашадым..."
"Мин Мишустинны ашадым..."
Моның белән ул пенсияне һәм социаль түләүләрне арттыру картлар һәм аз керемлеләр өчен азык-төлек бәяләренә йогынты ясамавын расламакчы.

Сковарт ханым яшелчә, ярмалар, макарон, икмәк, чәй, тоз, сосиска, шикәр, сыр, тәмләткечләр һәм шоколадтан файдаланып, Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның «рәсеме»н күрсәтте.

- Мин Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинны ашадым, - дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Рәссам 2022 елдан башлап Русиядә төрле социаль төркемнәр өчен пенсияләр, пособиеләр, шулай ук яшәү минимумы күтәрелде, әмма азык-төлеккә бәяләр тагын да ныграк артты, дип белдерә.

- Әйтик, әбием, узган ел белән чагыштырганда, 1300 сумга күбрәк пенсия алды, - ди ул. - Әмма азык-төлек сатып алганда куллану кәрзине азрак һәм җиңелрәк булды, бу аның үсеше фонында пенсиянең гомумән кимүе турында сөйли.

фото: sobkor102

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас