

Игътибар иткәнегез бармы, Пугачева беркайда да җәнҗал куптарып йөрми, көндәшләре алдында аклануга вакытын сарыф итми. Ләкин “әшәке телле, явыз йөрәкле” адәмнәр берничек тә тыныч кына тора алмый. Шуңа да карамастан, Алла Борисовна хейтерлар интригасына бирелергә җыенмый. Бу уңайдан журналистларга ул болай дип җавап бирде.
"Ни өчен мин үземә карата әйтелгән яисә язылган ниндидер әдәпсез сүзләргә җавап бирмим? Мин бер кагыйдәне генә бик яхшы беләм: әшәке телле кешеләрдән үч алырга кирәкми. Бәхетле булырга кирәк, ә алар моны кичерми!” – Җырчы менә шундый тормыш кагыйдәсе белән уртаклашты.
Бу сүзләрдә хаклык бар. Күпләрнең кумиры булган легендар җырчы Алла Пугачева дөрес әйтәме? Сез аның белән килешәсезме, дуслар?
Фото Пенсионеры сайтыннан.