+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
17 февраль 2022, 07:10

Ух, аю!

Аның белән селфи төшмә!

Ух, аю!Ух, аю!
Ух, аю!

Үзе кырыс, кыргый булса да, ите дә, мае да организм өчен бик файдалы.

Аю мае аеруча бронхит, пневмония кебек тын юллары авыруларыннан яхшы ярдәм итә. Өлкәннәрне дә, хәтта сабыйларны дәвалаганда да, ялкынсыну медикаментоз дәвалауга бирешмәгәндә, тәҗрибәле табиблар аю маен кулланырга киңәш итә. Шуны да искәртәбез: сүз табигый май турында бара. Ул бары тик ауга лицензиясе булган аучыларда гына булырга мөмкин.
Шушы көннәрдә Башкортстанда аюларны аулауны рөхсәт иткән документлар бирә башладылар.

25,5 мең сумлык җәнлекне аулауны рөхсәт итүче документларны Башкортстан Республикасы Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясендә алырга була.

Башкортстанда аюларга ау рөхсәт ителгән чор 21 мартта башлана һәм 10 июньдә тәмамлана. Архангель, Аскын, Баймак, Балакатай, Бөрҗән, Гафури, Дуван, Зилаер, Караидел, Нуриман, Салават, Тәтешле, Учалы, Хәйбулла, Яңавыл районнарында аю атарга рөхсәт ителә.

Искәртеп узабыз, узган елның апрелендә Караидел районында аю транспорт компаниясе хезмәткәренә һөҗүм иткән иде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ике хезмәткәр Нәһретдин авылына базага барганда, кәкре тәпине күреп алалар. Бер хезмәткәр машинадан ук чыга. Әлеге дә баягы, селфи төшәргә уйлагандыр инде, күрәсең.

Ниндидер мизгелдә кыргый хайван якынлашып, аны эләктереп ала. Машинада калган иптәше ярдәмгә ашыга, кычкырып, кулындагы тимер белән кизәнеп, аюны куркытып җибәрә. Менә шундый хәлләр дә була, җәмәгать. Хайваннар өчен кеше ни дә, селфи ни. Урманнарда да сак йөрегез, дуслар!

Фото Башинформ.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас