+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
22 февраль 2022, 16:25

Уфада круиз туризмы потенциалы турында фикер алыштылар

«ВолгаWolga» теплоход компаниясе Русия туриндустрия берлегенең Башкортстандагы төбәк бүлеге ярдәме белән Самара, Казан, Пермь һәм Мәскәүдән оештырылучы 2022 елгы круизларны тәкъдир итте.

Уфада круиз туризмы потенциалы турында фикер алыштыларУфада круиз туризмы потенциалы турында фикер алыштылар
Уфада круиз туризмы потенциалы турында фикер алыштылар


Компания 4 теплоход хуҗасы һәм операторы булып тора: алар - "Владимир Маяковский", "Павел Бажов", "Михаил Кутузов", "Юрий Никулин" (элекке "Кояшлы шәһәр").

- Компаниянең генеральный директоры Леонид Маркин белән без агымдагы елның маенда Уфага Агыйделгә кадәр берничә круиз судносы керү мөмкинлеге турында фикер алыштык. Ул Башкортстанның круиз программалары өчен бик кызыклы булуын билгеләп үтте. Һәр теплоход белән берничә йөз турист Агыйдел, Бөре һәм Уфага барачак. Бу безнең операторлар өчен кунакларга яңа хезмәтләр тәкъдим итү, һөнәрчеләргә республика турында истәлекне сувенирлар калдыру мөмкинлеге. Круиз туризмы - киңкүләм түгел, әмма бик перспективалы һәм югары керемле туризм секторы. Безгә бу юнәлештә үсәргә һәм кирәкле инфраструктура булдырырга кирәк, – дип сөйләде Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Ринат Фаткуллин.

Очрашу спикерлары булып судно хуҗасы, «ВолгаWolga» компаниясенең генеральный директоры Леонид Маркин, шулай ук круизлар директоры чыгыш ясады. Презентациядә оештыручылар кунакларга төрле шәһәрләрдән килгән зур программалар турында сөйләде, Уфаның туристик җәмгыяте белән хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм Башкортстанда круиз туризмын үстерү потенциалы турында фикер алышты. Круизны оештыручыларның Бөре һәм Агыйдел шәһәрләренә бару планнары бар.

- Май һәм июнь айларында теплоходларда Уфага 500 тирәсе турист киләчәк. Башкортстанның туристлык җәмәгатьчелеге федераль дәрәҗәдә барган барлык туристик хәрәкәтләрдә актив катнаша, һәм круиз туризмы да искәрмә түгел, – дип билгеләп үтте Русия Туриндустрия берлегенең Башкортстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Кинҗә Кускилдин.

Фото: https://pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас