

Кызлар, быел 8 Март бәйрәмендә чәчәкләрсез дә калырга мөмкинбез, чөнки, Донбасста хәрби операция башлануга бәйле, Европа илләре аша Эквадордан һәм Голландиядән розалар китерү вакытлыча туктатылган.
- 26 февральдә соңгы партия килде. Бүтән чәчәкләр булмаячак. Хәзер бер чит ил розасы 250 сумнан кыйммәтрәк тора. 8 Мартка бәяләр әле тагын берничә тапкыр үсәчәк. Без бәяләрне киметергә теләр идек, ләкин тәэмин итүчеләр безгә моны эшләргә мөмкинлек бирми, - дип билгеләде чәчәк бизнесы хуҗасы Маргарита Конева.
Кыз әйтүенчә, теплицаларда лалә үстерүчеләргә өмет бар. Алар орлыкларны кризиска кадәр үк сатып алган, ләкин алар да чәчәкләренә бәяләрне күтәрер сыман... Киләчәктә алар Голландиядән тюльпаннар суганын алып чыга алмаслар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: популяр хризантемаларга бәяләр әлегә үсми.
Фото: avto.goodfon.ru