+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 март 2022, 11:30

Бүген сюрпризлар көтегез...

Быелгы язда беренче тулган Ай кешеләргә нәрсәләрдән сак булырга киңәш итә?

Бүген сюрпризлар көтегез...
Бүген сюрпризлар көтегез...
Бүген, 18 мартта, тулган Ай үзенең көчле энергетикасы белән кешеләргә бик күп сюрпризлар ясарга мөмкин.

Бу быелгы язда беренче тулган Ай булачак, ул Кыз йолдызлыгына туры килә. Күктә түп-түгәрәк Айны Мәскәү вакыты белән 10 сәгать 17 минутта карарга мөмкин булачак. Тик халыкта, тулган Айга тутырып карарга ярамый, юкса, үзеңә начар энергетика аласың, дигән ышану бар.

Мондый күренеш Җир юлдашы белән күрше булу аркасында кешеләргә кайбер эчке уңайсызлыклар китерергә мөмкин. Ай тулган көнне бик начар яисә бик яхшы дип атап булмый, әмма эмоциональ һәм физик хәлгә игътибарлы булырга кирәк.

Бу көнне эксперт-астрологлар кешеләргә эш урыныннан өйгә кайтып киткәнче кайчан да булса башланган эшләрне ахырына җиткерергә киңәш итә. Айның энергетикасы бик көчле булачак һәм кешеләрне ялкаулыкка этәрәчәк. Шуңа да аның йогынтысына бирешмәскә киңәш ителә.

Айның тулган вакытында иң күп аварияләр, табигый бәла-казалар һәм катаклизмнар була. Шулай ук, бу көннәрдә аферистлар да активлаша, алданудан сак булырга кирәк. Бу көнне ерак юлга чыкмагыз, руль артында сак булыгыз, начар энергияле кешеләрдән ерак торыгыз, бурычка алмагыз һәм акча бирмәгез.

Шулай ук Ай тулганда чәч кистерергә һәм буярга, бакчачыларга чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә дә киңәш ителми.
 
Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.

 
Фото: khersonline.net


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: