+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 март 2022, 11:46

Аю-бүре бар, диләр...

Башкортстанның табигате кыргый җанварларга, кош-кортка искиткеч бай булган. Дөрес, фәнни-техник прогресс алга китеп, яңа завод-фабрикалар ачылгач, утлы корал, аэрочана-джиплар пәйда булгач, адәм заты аларны аяусыз рәвештә кыра башлаган. Хәзер кайбер төбәкләрдә бу җанварлар­ның истәлеген бары тик җир-су атамалары гына саклый. Түбәндә шуларның барлыкка килүен аңлатучы риваятьләрне бергә туплап бирергә булдык. Алар һәммәсе дә Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондында саклана.

Аю-бүре бар, диләр...
Аю-бүре бар, диләр...

Аю тавы

Кайчандыр без яшәгән җирләрдә кара урманнар булган. Алар каплап алган биек тауларда хәтта аюлар да яшәгән. Шундый тауларның берсендә Шәмсетдин исемле бик көчле кеше аю белән алыша һәм аны җиңеп чыга. Шәмсетдингә “Аю” кушаматы тагыла, ә тауны “Аю тавы” дип йөртә башлыйлар.
(1998 елда Тәтешле районының Акбулат авылында Илүсә Низамовадан Глүзә Васикова язып алган.)

Аю чишмәсе

Элекке заманнарда безнең якларда чыршы урманнары күп булган. Кеше үтә алмаслык куе агачлар арасында аюлар яшәгән, имеш. Алар шушы чишмәгә су эчәргә төшкәннәр. Шуңа да ул “Аю чишмәсе” дип аталган.
(1998 елда Кушнаренко районының Әхмәт мәктәп-лицее музее материалларыннан Люция Ситдыйкова күчереп алган.)

Бизәр тавы

Авыл янындагы бу тау моннан күп еллар элек көртлеккә бик бай була. Авылның Рамазан исемле бер кешесе, шушы тауга сунарга йөреп, көртлек ата. Бу хәл көн дә диярлек кабатлана. Кошлар, куркышып, бу таудан бизәләр, икенче урынга күчеп китәләр. Менә шуңа да бу урын “Бизәр тавы” дип атала.
(1998 елда Илеш районының Рсай авылында Мәгъсүм Кашаповтан (1927 елгы) Айгөл Сәетова язып алган.)

Бүре бүләге җире

Бу җирдә элек бүреләр күпләп яшәгән. Ачлыктан алар кешеләргә һәм малларга һөҗүм иткән. Сунарчылар күмәкләшеп барып, бүре аулаган. Вакыт узган саен бүреләр кимегән, башка урманнарга качкан. Алардан калган урынны авылыбызда яшәүче Гатаулла бабай “Бүре бүләге” дип атаган. Шулай итеп, бу атама халык теленә кереп киткән.
(1998 елда Стәрлебаш районының Стәрлебаш урта мәктәбе музеенда укытучы М. Мөхәммәтҗанов кулъязмаларыннан Зөлфия Латыйпова күчереп алган.)

Бүре чокыры

Авылдан ерак түгел тирән генә бер чокыр бар. Анда куе булып куаклар үсә, элек бу бүреләрнең яраткан урыны була. Алар шушы чокырда төнге аудан соң ял итә. Авыл халкы: “Бәласеннән баш-аяк”, – дип, чокырны урап үтүне хуп күрә, шуңа да бүреләр үзләрен бик тыныч тота.
Ләкин еллар үткәч, бүреләрне ата башлыйлар. Алар күпләп безнең якларны ташлап китә. Китмәгәннәрен аучылар атып үтерә. Чөнки безнең якта алар яшеренерлек куе урманнар калмаган була инде.
Халык һәм аучылар ничек кенә аяусыз булсалар да, бер карт бүрене үтерергә куллары бармый. Бүре туган җирен ташлап китми, шушы чокырда яшәвен дәвам итә. Бер тапкыр капканга да эләгә. Ул аксакал булса да, ауга йөри, үз көнен үзе күрә. Аңардан хәтта мал-туар да бик үк куркып бармый, чөнки бүре карт булганга, аларны куып җитә алмый. Ул шушы чокырда картаеп үлә. Шуннан соң бу урынны “Бүре чокыры” дип йөртә башлыйлар.
(1998 елда Куергазы районының Тимербай авылында Гөлдәр Галиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.)

Бүре яланы

1903 елда Һадиев Мөхәммәт исемле кеше Сикияз елгасы янында бүре күрә һәм бу турыда дегетче Дәүләт картка сөйли. Шуннан бирле бу урын “Бүре яланы” дип атала.
(1997 елда Балтач районының Әхмәт авылында Рәис Сөләймановтан (1934 елгы) Гөлсинә Кәлимуллина язып алган.)

Бүре ямы сырты

Безнең як кара урманнарга бик бай. Шуның өчен ерткыч җанварлар да бик күп. Элек тә шулай булган. Көтүләргә, мал-туарга аю-бүреләр еш һөҗүм иткән. Ул вакытларда мылтык булмаган. Ерткычларны аулар өчен, авыл халкы бервакыт җыелып, тирән ям (чокыр) казыган. Бер сыер үләксәсен шунда ташлаганнар да, ямның өстен вак кына чытыр-чатыр белән каплаганнар.
Икенче көнне килсәләр, бик күп бүренең шушы чокырга төшкәнен күргәннәр һәм халык, бергә җыелып, аларны күмеп куйган. Шуннан бирле бу урын “Бүре ямы” дип йөртелә.
Әлеге көндә дә “Бүре ямында” бүреләр еш очрап тора. Тик хәзер мылтык булгач, аларны атып кына алалар.
(1998 елда Зилаер районының Чуенчы-Чупан авылында Фатыйма Галимовадан Венера Гыймранова язып алган.)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.

Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: