Менә инде унтугыз елдан артык Гөлнара Альфред кызы “Русиянең мәдәният фонды” Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының республика бүлекчәсенә җитәкчелек итә. Бүлекчәнең төп максаты булып халыкка мәдәни кыйммәтләрне кайтару, саклау һәм арттыру тора. Моннан тыш, ул хәзерге вакытта сәләтле балаларны эзләү һәм аларга ярдәм итү, Русия һәм төбәк мәдәният-сәнгать казанышларын пропагандалау, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча колачлы эш алып бара.
Тәҗрибәле һәм талантлы оештыручы Гөлнара Икъсанова 2004 елдан “Туган якны өйрәнү. Гасырдан-гасырга — мәдәнияттәге шәхес” дип аталган программага җитәкчелек итә. Ханымның эшчәнлеге “Русиянең туган якны өйрәнүчеләр берлеге” Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Флүрә Әхмәрова исемендәге Уфа бүлекчәсендә хезмәт итүгә нигезләнгән. Гөлнара Альфред кызы шактый еллар анда рәис вазыйфасын үтәп килде. Соңгы биш елда “Мәдәниятләр берлегендә”, “Тарихи хәтер — безнең рухи мирас”, “Уфалыларның Русия һәм Башкортстан мәдәниятенә һәм сәнгатенә керткән өлеше”, “Вакыт белән чикләнмәгән мәдәният”, “Уфа XXI гасырда” һ.б. темаларга егермедән артык республика, шәһәр һәм төбәкара дәрәҗәдә туган якны өйрәнү фәнни-гамәли конференцияләре үткәрде. Янә, киң җәмәгатьчелекне җәлеп итеп, Башкортстанның һәм Русиянең мәдәни-тарихи мирасын саклауга, архитектура һәйкәлләрен яклауга багышланган дистәләгән “түгәрәк өстәл” оештырды.
Гөлнара Икъсанованың туган якны өйрәнү буенча киңкырлы эшчәнлеге “Русиянең мәдәният фонды” коммерциягә карамаган оешмасы, Д. С. Лихачев исемендәге һәм “Русия туган якны өйрәнүчеләр берлеге” Гомумрусия иҗтимагый оешмасы тарафыннан югары бәһаләнде.
Гөлнара Альфред кызы 2017 елда Уфада һәм Башкортстанда беренчеләрдән булып “Русиянең туган якны өйрәнүчеләр берлеге” сафына кабул ителә һәм аның үтенече буенча Флүрә Әхмәрова исемендәге Уфа шәһәре туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең тагын 13 вәкиле әлеге оешма әгъзалары булып китә. Флүрә Әхмәрова исемендәге бүлекчә хәзерге чорда коллектив әгъза хокукларында “Русиянең туган якны өйрәнүчеләр берлеге” составына керә.
2018 елда Гөлнара ханым башлангычы белән Уфада Яшьләрнең туган якны өйрәнү җәмгыяте (Флүрә Әхмәрова исемендәге бүлекчә филиалы) оештырыла. Аның әгъзалары – БДУның филология факультеты студентлары һәм Уфадагы 88нче урта мәктәп укучылары (рәисе — БДУның 3нче курс студенты Д. А. Афанасьев).
Агымдагы елда Уфаның Флүрә Әхмәрова исемендәге шәһәр бүлекчәсенә 30 ел тула. Шул уңайдан ноябрьдә Бөтенрусия туган якны өйрәнүчеләр конференциясе һәм XVIII туган якны өйрәнү укулары, шулай ук җәмгыятькә нигез салучы һәм аның беренче рәисе Ф. Әхмәрованың тууына 90 ел, дөньякүләм танылган тарихчы-архивчы Б. И. Николаевскийның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар уздыру каралган.
Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар һәм Русиянең туган якны өйрәнүчеләр берлекләре әгъзасы, шәһәр, республика һәм Бөтенрусия журналистлык осталыгы конкурслары лауреаты Гөлнара Икъсанова – Санкт-Петербургта Бөтенрусия туган якны өйрәнү өлкәсе матбугат басмалары конкурсы лауреаты, ул “Язмышлар бәйләнеше” альманахының баш мөхәррире вазыйфасын да били.
Г. Икъсанова Башкортстанның театр сәнгатенә багышланган “Театр турында һәм ул хакта гына түгел” китабы авторы буларак та танылу алды. Аның төрле республика басмаларында туган якны өйрәнү һәм мәдәнияткә кагылышлы меңнән артык мәкаләсе дөнья күргән.
Гөлнара Альфред кызы “Сәләтле балалар — Башкортстанның яңа исемнәре” хәйрия программасын һәм “Уфа чиге” программасын үстерүдә актив катнаша. 2009 елдан “Баскычлар” халыкара балалар конкурсы уздырыла. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән, АКШ, Болгария һәм Украинадан өч меңнән артык сәләтле бала катнашкан да инде. 2013 елның мартыннан яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән “Алтын хәтер битләре” дип аталган читтән торып уку конкурсы үткәрелә.
Г. Икъсанова эшчәнлегенең яңа юнәлеше сыйфатында А. П. Чехов һәм М. И. Цветаева, Л. Н. Толстой һәм В. И. Даль кебек шәхесләрнең Башкортстандагы эзләре буйлап “Без сайлаган юллар” дигән янә бер әһәмиятле мәдәни проектны да телгә алып үтик. Бу “Уфаның изге мөселман урыннары”, “Агыйдел өстендәге шәһәр”, “Монда тарих рухы сакланган”, “Бирә алганыбыз мәңгегә үзебездә кала” кебек темаларга автор экскурсияләре оештыру һәм уздыруны үз эченә ала.
2012 елда Гөлнара Икъсанова “Башкортстан-ЮНЕСКО: унбиш ел иҗади юлдан” Халыкара проектында катнашты. 2017 елның 29-30 сентябрендә “Русиядә туган якны өйрәнүчеләр хәрәкәте: тарих һәм хәзерге заман” I Бөтенрусия туган якны өйрәнү конференциясендә мәдәният фонды эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Уфалыларның эшчәнлеге “Русиянең туган якны өйрәнүчеләр берлеге” җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. 2018 елда исә Гөлнара Икъсанова Мәскәүдә Х Бөтенрусия туган якны өйрәнү укуларында һәм Алабугада IХ Халыкара Цветаева укуларында катнашты.
Гөлнара Икъсанова – “Уфада Цветаева мәдәният үзәге” проекты авторы, әлеге проект кысаларында шәһәрдә шагыйрәнең истәлеген мәңгеләштерү һәм шигъри мирасын саклау буенча зур эш алып барыла. Республикада шагыйрә иҗатын өйрәнүче белгечләр активы булдырылды. Хәзерге вакытта Гөлнара ханым Уфада М. Цветаева музеен оештыру хәстәрлекләре белән мәшгуль.
Сәлия Гарифуллина,
туган якны өйрәнүче.
Октябрьский шәһәре.