+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 март 2022, 08:20

Чубайс илне ташлап киткән

Анатолий Чубайс Владимир Путин вәкиле вазыйфасыннан үз теләге белән киткән. Һәм Русиядән чыгып шылган.

Чубайс илне ташлап киткән
Чубайс илне ташлап киткән

«Роснано»ның элекке башлыгы Анатолий Чубайс үз теләге белән Президентның тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле вазыйфасыннан китте, дип белдергән «РИА Новости»га Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

«Әйе, Чубайс үз теләге белән эштән китте. Ә Русиядән китү-китмәве— бу аның шәхси эше», - дигән Песков.

Аннан соң Президентның климат буенча махсус вәкиле Руслан Эдельгериев та бу отставканы раслаган. «Мин аның постыннан китәргә дигән карары илебездә климатик повестка үсешендә ничек тә булса чагылыш табар дип уйламыйм», - дигән ул «РИА Новости»га.

Кайбер чыганаклар белдерүенчә, Чубайс илгә Президент сыйфатында кайтырга җыена, имеш.

Фото: newsler.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: