+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
26 март 2022, 21:20

Ташлар ни сөйли?

Нефтекамада гаҗәеп музей бар.

Ташлар ни сөйли?
Ташлар ни сөйли?
Нефтекамада урнашкан шәхси музей белән танышкач, бу гаҗәеп урынга сезне дә онлайн-экскур­сия­гә чакырасым, биредәге уникаль экспонатлар белән таныштырасым килде.

Алар үсә дә икән!

Хәтерегездәме “Самоцветы” ансам­бле­нең совет чорындагы җыры? “Что сапфиры и алмазы, жемчуга и бирюза” — дип җырлый иде алар. Биредә дә шулай: “Наследие Урала” – коммерция карамагында булмаган автоном оешма “Чайка” сәүдә үзәге бинасында урнашкан, шунда ук — музей. Ул этногеография һәм геология-минералогия бүлеклә­рен­нән тора. Танышуны, мөгаен, иң кызыклы һәм гадәти булмаган геология залыннан башларбыз.
Залның бөтен периметры буенча куел­ган витриналарга төрле ташлар һәм минераллар урнаштырылган. Алар арасында топаз, агат, гранат, яшма, малахит... Болары ис­тә кала торганнары гына, күбесенең исемнәре безнең өчен ят.
Салават күперенең барлык төсләре белән балкыган бу ташларны күргәч тә башта иң беренче туган сорау: каян алар?
— Һәр ташның үз тарихы бар, алар­ның күбесе коллекционерлардан сатып алынган. Әмма экспедициядән алып кайтылганнары да бар. Тирә-якта бердәнбер таш җыючы булуга карамастан, коллекциябез бик бай түгел. Ике шәхси музей миндә зур кызыксыну уята — алар Дуванда Сергей Сирота һәм Чиләбе өлкә­сенең Фершампенуаз авылында Александр Матора музейлары. Безгә әле алар кебек булу өчен үсәргә дә үсәргә кирәк! — ди “Наследие Урала” оешмасы директоры Әдиб Низамов.
— Ә экспедицияләрдә кемнәр катнаша? Бездә ташларны өйрәнүчеләр күп түгелдер? — дип кызыксынам.
— Мондый походлар бик кызыклы, һәрвакыт трофейлы була, әмма бик күп вакытны ала, шуңа күрә еш чыкмыйбыз. Ә кешеләргә килгәндә, әлеге тема белән мавыгучылар бар. Мәсәлән, бездә Рәсим Гомәров эшли, ул һөнәре буенча геолог-эзләнүче, үз эшенең фанаты. Гомер буе шушы ташларны эзләр иде! — ди Әдиб Ислам улы.
— Ә нинди ташлар иң зур кыйммәткә ия? — Рәсим Миңнехан улына биргән беренче соравым шул булды. Чөнки мондагы ташлар күзләрне камаштыра, витриналарда ялтырап ятканнары — һәр хатын-кызның хыялыдыр!
— Ташның кыйммәте аның сыйфатында, аны эшкәртү мөмкинлегенә бәй­ле. Менә, мәсәлән, топаз — бик нык таш, алмаздан соң иң ныгы, аның кыйм­мәте дә шунда, — ди тәҗрибәле геолог. — Яки, мәсәлән, радонитлар, болар инде кул эшләре ташлары. Алардан картиналар ясарга була, кискәч бик матур сурәт­ләр чыга. Димәк, аларның һәркайсының үз кыйммәте, үз кулланылышы бар.
Рәсим Миңнехан улы бу уникаль кол­лекциядәге һәр ташның тарихы, үзен­чә­лекләре турында сәгатьләп сөйләргә әзер.
Шунысы гаҗәп: ташларны нигәдер салкын, үле дип санарга күнегелгән. Тик Рәсим Гомәров моның белән һич тә килешми, аның раславынча, ташлар — тере, алай гына да түгел, алар көч, энергия һәм тылсымга ия, алар хәтта ... үсәләр икән. Билгеле, моның өчен температура режимы һәм башкалар туры килергә тиеш.
Рәсим балачактан экспедицияләр турында хыялланган.
— Балачакта без Владимир Корча­гинның “Тайна реки Злых духов”, “Путь к перевалу”, “Астийский эдельвейс”, “Территория” китапларын йотлыгып укый идек. Шушы әсәрләр мисалында тәрбия­ләндек, һәм, әлбәттә инде, үзебез дә экспедитор, геолог булырга хыялландык. Казан шәһәрендә укырга кереп мин бары тик балачак хыялын тормышка ашырдым, — дип елмая Рәсим Гомәров. Кулына диплом алгач ул Ерак Көнчыгышта эшли.
Студент еллары, геологик экспеди­цияләр турында сорыйм.
— Апрель уртасыннан безне вертолет белән тайгага “ташлыйлар” иде. Без ан­да ташларны өйрәндек, маршрутлар төзедек, — дип искә ала геолог.
Һәр таш турында шундый мавыктыргыч итеп сөйли ул, мәктәптә дәресләрдә мондый белем алып булмый!
— Менә бу таш Николо-Березовкада, чиркәү янында табылган , — дип, беренче карашка берни белән дә аерылмаган таш суза. Аның мине берничек тә кызыктырмаганын күреп, сез аны әйләнде­реп карагыз, дип тәкъдим итә. Мин ташны борам һәм шаккатам: кире ягында шундый матур рәсем төшерелгән! Ә рәссамы — табигать.
— Кайчакта ташларны әйләндереп карау да җитә, аяк астында шундый шедеврлар ята. Тик моның өчен аз гына булса да ташлар белән кызыксыну кирәк, — ди ул.
Стенада Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясе буенча казылма байлыклар, яткылыклар картасы эленеп тора.
— Без искиткеч бай илдә яшибез, аяк астында — бәһасез байлык. Бигрәк тә безнең Урал минералларга, файдалы казылмаларга бай, — ди Рәсим Гомәров. Тәҗрибәле геолог-эзләнүче белән килешми булмый: республикабыз, илебез зур байлыкка ия!

Тамырларны беләбез һәм горурланабыз

Шәхси музейның икенче бүлеге — этник бүлек. Монда башкортларның тормышы һәм көнкүреше турында сөйләүче картиналар тупланган.
— Ата-бабаларыбызның ничек һәм ни белән яшәгәнен белү миңа бик кызык. Аеруча хәрби тема, кораллар, башкорт халкының милли киеме кызыксындыра. Башкорт сугышчыларын бөтен дөньяда таныганнар. Тарих бик күп кызыклы факт­ларны саклый. Мәсәлән, 1812 елгы французлар белән сугыштан соң башкортларны Төньяк амурлары дип атый башлыйлар. Аларның уклары турындагы дан еракларга тарала. Дөрес, тәүдә аларның коралын архаик дип санаучылар да табыла, тик бу фикерне үзгәртер өчен бер-ике алышу җитә, дошманнар башкорт укларының өстенлеген аңлый. Юкка гына Франция музейларында башкортларның каһарманлыгы турында сөйләүче материаллар сакланмый. Ә Германиядә, Шварц авылы янында, Изге Лауренция чиркәвендә немец һәм башкорт теллә­рендә истәлек тактасы урнаштырылган. Риваять буенча, 1814 елның язында, Наполеон сугышлары тәмамланганнан соң, Русия армиясе составында башкорт сугышлары Шварц авылы янында төнгә туктала. Башкорт укларының сугыштагы мөмкинлекләренә ышанмаган принц Карл Гюнтер аларны Изге Ларенция чиркәве янына чакыра һәм атып күрсәтергә тәкъдим ясый. Башкортлар чакыруны кабул итеп, принц күрсәткән җиргә ата һәм чиркәүнең кирхасына тидерә. Әл­бәттә, ук сакланмаган, әмма бу вакыйга турында истәлекләр музейларда һәм тактаташларда саклана, — ди Әдиб Ислам улы, башкорт халкы өчен горурлыгын яшермичә.
Этнографик залда шулай ук тарихи картиналар, карталар да күп. Касево тарихы, Ротковлар гаиләсе турында мәгъ­лүмат бирелгән, шулай ук борынгы көн-күреш әйберләре дә тупланган.
Кыскасы, биредә шулкадәр кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белергә була ки, китәсе дә килми. Бигрәк тә бу зал­лар­да укучылар бик күп файдалы мәгъ­лүмат табар.

Күпкырлы шәхес

Әдиб Низамов “Наследие Урала” җәмгытяен киңәйтергә, үз янына тарих, туризм, география, спорт сөючеләрне берләштерергә ниятли. Шул максат белән ташлар эзләү буенча туристик походлар, көньяк Уралга һәм мәгарәләргә, шулай ук тауларга велосипед белән сәфәрләр, Урал елгалары буйлап сплавлар, Кама, Буй елгалары буйлап теплоходта йөрүләр, авиатуризм һәм самолетларда һәм мотодельтапланнарда очышлар оештыра.
“Наследие Урала” коммерция карамагында булмаган автоном оешма каршында инде дүртенче ел фехтование клубы эшли. Бу матур спорт төре күп­ләр­гә ошый һәм фехтованиегә өйрә­нергә теләүчеләр бик күп. Шулай ук җәя­дән ату буенча тир ачылды. Әдиб Низамов үзе дә бу шөгыльне үзләш­тер­гән, ул, гомумән, һәр малай ук ата бе­лергә тиеш, дип исәпли. Элек нәкъ шулай бул­ган да: җиде яшьтән малайларны корал белән эш итәргә өйрәтә башлаганнар. Уклар тиктомалга гына французларның котын алмаган. Безнең халык электән оста укчы, сунарчы булган.
— Корал белән идарә итә белүне тормышта беркайчан да кулланырга туры килмәсен. Шуңа карамастан, малайлар корал тота, ата белергә тиеш. Бу аларга үз-үзләренә ышаныч, горурлык һәм якланганлык хисе бирәчәк, — ди Әдиб Ислам улы.
Кыскасы, шәһәребез өчен менә шундый бик кирәкле эшләр белән шөгыль­ләнә, мирасыбызны, комарткыларыбызны саклау юнәлешендә колачлы эшчәнлек алып бара “Наследие Урала” җәмгыяте.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: