+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 март 2022, 10:17

Әйткән сүз – аткан ук

Башкортстандагы күп кенә урын-җир атама­ларының килеп чыгышы биредә кайчандыр әйтелгән сүзләргә килеп тоташа. Билгеле, элек халык урыс­ча яхшылап белмәгән, шуңа күрә бу телдә әйтелгән сүзләр еш кына кызык итеп кабул ителеп, кабатланып йөртелгән, топонимнарда мәңгеләш­терелгән; кайчак бик зур эмоциональ киеренкелек вакытында әйтелгән сүзләр дә урын атамасы булып киткән. Түбәндә без шундый риваятьләрне бергә туплап бирергә булдык. Алар һәммәсе дә Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондында саклана.

Әйткән сүз – аткан ук
Әйткән сүз – аткан ук

Ару әби кабыргасы җире

“Якуп тавы” итәгенең кырласыннан элек урманга ат юллары үткән. Карты бе­­лән урманнан печән төяп алып кайтканда, арба әйләнә дә, бер әби йөк астында калып үлә. Халык бу турыда: “Ару гы­на әби иде, мәрхүмә, әҗәлен менә кайда тапкан”, – дип, шушы урыннан үткәндә еш искә ала. Хәзер бу урынны “Ару әби кабыргасы” дип атыйлар.
(1996 елда Туймазы районының Бишкурай авылында Даим Яушевтан Зөлфия Хафизова язып алган.)

Ашаеш елгасы

Җәйге ямьле бер көнне ерак базардан кайтып килүче ике кеше елга буенда ял итәргә туктаганнар, ди. Боларның берсе – татар, икенчесе урыс булган. Алар бик нык арыган, ачыкканнар, ди, имеш.
Озак уйлап тормастан, болар балык шулпасы пешерергә булганнар, ди. Елга балыкка бик бай булган, шуңа болар шулпага җитәрлек балыкны тиз тотканнар. Балык шулпасы пешеп чыккан. Ләкин юлчыларның берсе дә беренче булып ашарга тотынырга кыймаган. Икесе дә үзләренчә берсен-берсе кыстарга, сыйларга тотынганнар. Татар урыска: “Аша, аша!” – дигән, ә урыс татарны: “Ешь, ешь!” – дип кыстый икән.
Менә шуннан соң бормаланып-бормаланып аккан, киң, тирән сулы, балыкка бай елгабызны “Ашаеш” дип атап йөртә башлаганнар.
(1998 елда Краснокама районының Иске Мошты авылында Хәләф Салих­җанов­тан Фирая Салихҗанова язып алган.)

Баеслан урманы

Бу урманның исеме дә кошлар белән бәйле. Элек-электән монда саесканнар күп булган. Аларны бу кадәр санда беркайда да очратып булмаган.
Бервакыт, авылның бер кешесе урманга утынга барып, саесканнарның күп­легенә хәйран калып кайткан. “Саесканга бай урман икән”, – дип, авылдашларына да сөйләгән. Шуннан урман “Саесканга бай урман” дип атала башлаган. Вакыт узгач, бу атама әйтергә җиңеләйтелеп, “Баеслан урманына” әйләнгән.
(1998 елда Куергазы районының Тимербай авылында Гөлдәр Галиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.)

Байгара тавы

Әүвәл бу җир җәнлекләргә, җиләк-җимешкә бик бай булган. Анда агачтан-агачка сикереп йөрүче купшы тиен дә, ур­ман хуҗасы аю да, башка җәнлекләр дә яшәгән.
Тау янында урыс авылы булган. Алар бу урынны урысча “богатая гора” – “бай гора” дип йөрткәннәр. Менә шуннан “Байгара тавы” дигән атама торып калган да инде.
(1998 елда Куергазы районының Тимербай авылында Гөлдәр Галиева язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.)

Балчыклы чокыры

Хәзерге “Балчыклы чокыры” буйларында элек кеше үтеп чыга алмаслык карурман үсеп утырган. Безнең авылдан Сусадыбашка бара торган юл өстендә бу елга аша зур күпер салынган булган. (Ул күперне мин дә беләм әле, өяз каласы Бөредән волость үзәге Байгуҗага йөри торган үзәк юлда урнашканга күрә, аны рәшәткәләп, матурлап тоталар иде).
Җәйге бер матур көнне авылыбызның Гали белән Вәли исемле ике кешесе, эш эзләпме, әллә башка йомыш беләнме, Сусадыбашка табан юлга чыгалар. Көн эссе, тамаклары кибә. Балчыклы күперенә җиткәч, алар ярдан төшеп су эчә. Юлчыларга су салкын да, тәмле дә булып тоела.
– Вәли, сизәсеңме, су түгел, бал бит бу! – ди Гали.
– Шулайрак сизелә, Гали, әллә бал чишмәсен эзләп китәбезме,– ди Вәли.
Яр буйлап, урман эченнән елга башына табан китәләр болар. Үзләре бал чишмәсен табып, бал сатып баю турында хыялланалар. Күлмәк-ыштаннарын ботак-чатыр эләктереп ертуына да исләре китми. Бал саткач, яңасын алачаклар ич.
Бара торгач, ни күрсеннәр! Бик юан бер карама агачы елгага аркылы ауган да, аның башындагы куыштан берничә ел буена җыелган бал елгага агып ята икән! Карама тирәсендә бал кортлары мәш килә, якын да барырлык түгел.
Исләре китеп, бераз катып торганнан соң, егетләребез атлый-йөгерә авылга кайталар. Умартачы картлардан тиз генә тубаллар, читлекләр, битлекләр, төтәткеч­ләр алып, бал аккан теге урынга кире китәләр. Балны – чиләкләргә, кортларны тубалларга тутырып, шау-гөр, зык-замана килеп Карлытауга килеп җиткәннәр, ди, болар. Шунда киңәшләшеп, авылдан умарталар китереп, Карлытау чокырында кортларны япканнар, ди.
Байлар, баегач, бал эчә,

Безнең кебек ярлылары

Ярга ятып су эчә, – дип җырлый-җырлый кайтып киткән­нәр, ди, соңыннан.
Шуннан башлап, бал табылган урынга – “Балчыкты”, ә корт умарталары утырткан чокырга “Кортбакча” дигән исем биргәннәр.
Еллар үткән. “Балчыкты” чокырында бал беткән, урманны кискәннәр, елга кипкән. Чокырны да “Балчыкты” дип түгел, “Балчыклы” дип атый башлаганнар.
(1998 елда Яңавыл районының Байгу­җа авылы музеенда Талиб Килмәтовның 1987 елда язып калдырылган истәлек­ләреннән Гөлчәчәк Әүхәтова күчереп алган.)

Бетлекәй тавы

Бервакыт ат белән шушы текә тау битләвеннән төшкәндә, йөк ауган. Печән өстендә утырышкан кешеләр, куркышып: “Беттек, әй!” – дип кычкырышканнар. Шулай итеп, тау да “Беттек, әй” исемен ал­ган. Бераздан ул “Бетлекәй тавы” булып үзгәргән.
(1996нчы елда Туймазы районының Бишкурай авылында Даим Яушевтан Зөлфия Хафизова язып алган.)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас: