+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 март 2022, 09:45

Сак булыгыз! Бүген көчле магнит давылы котыра

Сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз.

Сак булыгыз! Бүген көчле магнит давылы котыра
Сак булыгыз! Бүген көчле магнит давылы котыра
31 мартта төнге сәгать икедән республикада, бигрәк тә Уфада, көчле магнит давылы күзәтелә. Бу хакта “Гисметео” сервисы экспертлары хәбәр итә. Иртәнге сәгать җидедә магнит давылының көче мөмкин булган 9 баллның 7сенә җитте. Димәк, аның нәтиҗәсен хәтта сәламәт кешеләр дә сизгәндер.

Эш көне башына аның интенсивлыгы 6 баллга кадәр кимиячәк, бу белгечләр тарафыннан уртача магнит давылы буларак квалификацияләнә. Көн ахырына аның активлык көче кимиячәк һәм кичке сәгатьләргә бераз тыначак.

Белгечләр фикеренчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга адаптация өчен вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле.

Төп киңәш — ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска. Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк.
Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын.
Күбрәк йоклагыз, ял итегез.
Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез. Гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, ә менә кәһвәне куллануны чикләргә тырышыгыз.
Бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, күркә итенә өстенлек бирегез.
Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез.
Авыр хезмәтне, шулай ук спорт белән җитди шөгыльләнүне чикләргә кирәк. Ә менә җиңел генә зарядка ясауның ярдәме тиячәк.

Иң мөһиме, кәефегез яхшы, уйларыгыз якты булсын!

 
Фото: zhenomaniya.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: